чәршәмбе, 26 ноябрь 2014, Казан вакыты 19:00

татарстан

"Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады

Быелның 1 февраленнән Татарстанда "Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады. Бу уңайдан 4 февральдә Татарстан парламентында проектының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.

"Ана теле" тулы көченә эшли башладыi
X
райнур шакир
05.02.2014
Быелның 1 февраленнән Татарстанда "Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады. Бу уңайдан 4 февральдә Татарстан парламентында проектының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.
"Ана теле" тулы көченә эшли башлады
Татар теленә читтән торып өйрәтүче "Ана теле" онлайн проектында (anatele.ef.com) бүгенге көндә 10255 кеше катнаша. Шуларның 9980е Русиядән булса, 275е чит илләрдән. Проектта 299 видеофильм, 10950 аудио, 6795 фотография бар. Онлайн-мәктәпкә дөньяның төрле илләреннән көннең теләсә кайсы вакытында тоташып татар теленә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган.

Татарстан парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге проект турында мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин хисап тотты. Аның сүзләренчә, әлеге проект телне, төп аралашу чарасы буларак практикада куллануны киң җәелдерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук бу проект кысаларында татар мәдәнияте, тарихы хакында мәгълүмат бирү дә каралган.

"Тулы укыту курсы тугыз дәрәҗәгә исәпләнеп эшләнгән. Һәр дәрәҗә үз эченә сигез бүлекне алган. Дәрәҗәләрне тулысынча уңышлы тәмамлаучыларга сертификат бирү мәсьәләсе дә каралган. Узган елның июль аенда барлык тугыз дәрәҗә дә тест режимында эшли башлады. Быелның февраленнән исә "Ана теле" проекты штат режимында эшләүгә күчә. Уку процессын без якыннан күзәтеп барабыз", диде ул.

Министр урынбасары проектның төп яңалыгы итеп 2013 елның 11 декабреннән кулланучылар өчен татар теле белгечләре тарафыннан онлайн дәресләр үткәрелә башлавын атады.

"Декабрь һәм гыйнвар аенда бу дәресләр тест режимында уздырылды. Дәресләр эш көннәрендә кичке дүрттән алып сигезгә кадәр үткәрелде. Һәр дәрес алдан планлаштырылганча уздырылды һәм анда берүк вакытта алтышар кулланучы катнаша алды. Һәм бүгенге көндә бу дәресләр дә штат режимына күчерелә. Безнең төп бурычыбыз - онлайн татар теле мәктәбе мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалану. Мәктәпкәчә, урта гомуми, урта һәм югары һөнәри белем бирү системында бу проекттан актив файдаландыру. Шулай ук беренче чиратта онлайн-мәктәп мөмкинлекләреннән балалар бакчалары тәрбиячеләренә татар телен өйрәтү өчен куллану", диде министр урынбасары.

Мостафинның "Ана теле" онлайн-мәктәбе турында тәфсилле чыгышыннан соң аңа кайбер депутатларның сораулары да бар булып чыкты.

Әйтик, КФУ ректоры һәм Татарстан парламенты депутаты Илшат Гафуровның "Бу проект нигездә ерак чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар телен өйрәтү максатыннан оештырылган иде. Әмма саннарга күз салсак, ерак чит илләрдә татар теле өйрәнергә теләүчеләрнең аз булуы күренә. Акчалар хәйран сарыф ителә. Шуңа күрә бу проектны урыс телен өйрәтү белән дә интегерацияләргә уйламыйсызмы", дигән соравы яңгырады.

Данил Мостафин бу сорауны көтмәгән иде булса кирәк, җавап бирергә ашыкмады. Аның каравы Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның Гафуровка җавабы озак көттермәде.

"Бу проект бигрәк тә чит илләр өчен кирәк. Шулай ук Русия төбәкләреннән дә татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Русия төбәкләреннән бу проект аша рус телен өйрәнү актуаль түгел. Алар өчен татар телен өйрәнү мөһим. "Ана теле" проекты аша татар телен өйрәнүчеләрнең 9600е Русия төбәкләреннән икән, бу проект татар телен өйрәтү өчен булдырылган проект булып калырга тиеш", дип Закиров Гафуровның әлеге проектка рус телен өйрәтүне дә өстәү тәкъдименә каршы чыкты.

Комитет утырышы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына "Ана теле" проектын тормышка ашыру өлкәсендә эшчәнлекне дәвам итү, "Татмедиа" оешмасына әлеге проектны популярлаштыру эшчәнлеген көчәйтүне йөкләү карары кабул итү һәм бу карарның үтәлешен контрольдә тотуны комитет рәисе Разил Вәлиевкә тапшыру белән тәмамланды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: tamr кайдан: tufraktan
11.02.2014 09:26
карагыз инде видеоларына. бу алдашуда шундый зур түрәләр катнашалар. бу бит татарның "элитасы". адәм страмы.

кем: Равил кайдан: Эдмонтон
08.02.2014 19:10
Кереп карадым әле, сәхифә матур, зәвык белән эшләнгән дигән тәэсир калдырды миндә.
Беренче битен татарча чыгара минем компьютерда, русча түгел. Tamr, теркәлгәндә электрон адрес кертү җайлы түгел дигәнсез, аның белән килешмим, чөнки күп сайтларда шулай ул. Кулланучылар белән ничек булса да хәбәрләшергә кирәк бит, аннары, серсүзне онытсагыз нишлисез, ә болай хат җибәреп серсүзне яңартып була.

Ике проблем булды сайтта, үзләренә язарга сылтама тапмадым, шуңа монда язам.
Берсе, теркәлү битен инглизчәгә күчерә алмадым, русча гына.
Икенчесе, кергән шәпкә телне сайлау өчен сылтамалар бар, ә татар теле дигән сылтама буенча битне ачсаң, анысы да русча гына. Сайтның теләсә кайсы битеннән телне үзгәртеп була торган булсын иде.
Уңышлар теләп калам.
җавап

кем: tamr кайдан: tufraktan
10.02.2014 17:26
мәкаләдә күрсәткән баш бит сылтауы (anatele.ef.com) белән ачсагыыз, менә бу бит ачыла:
__http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx

Анда урысча:
"Пожалуйста, введите ваше имя пользователя" диелгән.
Ә татар теле битен сайлап алырга кирәк:
__http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx?lng=tt

Сез нинди сәхифә турында сүз йөртәсез дер, әммә мин күрсәткән:
learnrealenglish.com/
studyenglishtoday.net
сәхифәләре башта кешечә сәләмлиләр, үз бурычлары белән таныштыралар. Аннан гына "серсүз" сорыйлар.
җавап

кем: Равил кайдан: Эдмонтон
10.02.2014 18:28
Tamr, сез хаклы, мин бөтенләй башка сайтны караганмын икән: http://tatarile.org/tatartele
Чыннан да, http://anatele.ef.com сайтында теркәлмичә бернинди мәгълүмат күренми. Исәнмесез юк, танышу юк, шундук керергә кирәк.
җавап

кем: tamr кайдан: tufraktan
11.02.2014 08:55
Менә бит. аңлай белә торган кеше белән аралашуы да күңелле;-))

кем: Зимагу кайдан: Иҗаудан
07.02.2014 18:44
Вил абый Мирзаянов та, минем адаш Зөбәер дә сайтка бик кермиләр. Әллә, мин әйтәм, куркалар инде. Курыксагыз, памперслар сатып алыгыз!!! Файдасы тияр. Шуны да әйтәсе килә, хәзер Азатлык сайты, Әбүгалисина һәм Әбелхарис мәгәрәсе шикелле, көнгә ике тапкыр гына ачыла. Бик внимание бирмиләр. Акчалары җитеп бетми ахрысы. Бөтен җирдә кризис шул инде.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.02.2014 21:36
Э сез, Зимагу, минем фейбуктагы биткэ керегез. Анда без татар проблемнары турында кызу бэхэслэр алып барабыз. Мэсэлэн, ислам дине татарга хезмэт итэргэ тиешлеге турында. Анда сезнен фикер секунд эчендэ басыла. Шулай, монда инде хэллэр сурелугэ бар кебек. Житешмилэрдер, ни эшлисен.
җавап

кем: Зимагур кайдан: Казаннан
09.02.2014 13:42
Керәм, керәм. Мин спорт ярата торган кеше. Олимпиадагы спорт төрләрен карап бетермичә булмый брат. Путин абый перемирие диде бит. Тынычланып торам. Тынычлыкта зиһенгә фикерләр килә. Мин әйтәм, олимпиададан соң татарларга ыштан бауларын катырак кысып бәйлисе булыр инде? Аннан ары, Олипия уты Вавилоннан икенче Вавилонга күчте. Очраклы гына тәңгәл килү микән? Тарих кабатлана микән?
җавап

кем: Сорау
08.02.2014 22:16
Вил әфәнде, «ислам дине татарга хезмэт итэргэ тиеш» дигән сүзләрегез аңлашылмый. Сез татар муллалары-мөфтиләре турында әйтергә теләдегезме?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
06.02.2014 21:09
Эшлэми бу сайт! Кердем регистрацияга. Анда куп сорауларга жавап биргэч, гафу итегез, хэзергэ бездэ проблемнар бар, е-маил жибэрербез, диде. Сайт Люксембургта утыра икэн. Курэсен, анын топ максаты момкин булганчы куберэк халыктан е-маил адреслары узлэштереп, аларны торле реклама агентстволарына сату. Кунелем китте.

кем: tamr кайдан: tufraktan
06.02.2014 13:03
Бу Гафуров дигән кеше үзе шундыймы әллә кыйлана гына мы?
"Ана теле" дигән сәхифәдә урыс телен өйрәтә башласаң Анасы кем була аның дигән уй туа? Алайса сәхифәнең исемен алыштырырга кирәк - "Марҗа теле" дип.

Әллә ул кайда дыр ишеткән "интегратсия" дигән яңа сүзен монда урынсыз булса да кулланып калыйм дип уйлады микән?

Белгәнемчә 2 нәрсәнең интегратсиясе нәтиҗәдә яңа бер төр (зат) тудыра. Бу очракта татар теле белән урыс теленең интегратсиясе "урысана" дигән телне китереп чыгарырга тиеш дер инде.

Инглиз теле белән кытай теленең интегратсиясе нәрсә бирә микән? Гафуровның тәкдименә таенып инглиз телен белүчеләр өчен кытай телен белү зарур дип уйларга була. Чөнки үзегез кытайга бармасагыз кытайлар үзләре озакламый сезгә килеп җитә.

Бу татарстан чиновниклары бик үзенчәлекле мантыйкка ия.
җавап

кем: Abutalib
06.02.2014 13:48
Шушы адәм актыгы бит инде уңышлы гына эшләп килгән татар факультетын юк итте. Әле гомумән Казан университетында татар проблематикасы белгечлеген юк итәргә маташа дип сәйлиләр. Ленин бабай әйткән бит: Обрусевшие инородцы всегда пересаливают по части истинно русского настроения". Гоммумән, матбугатта ("Новая газета") ошбу адәмнең кырын эшләре ("оргпреступность" белән элемтәләре) турында шактый тәфсилле мәкалә чыкты. "Бу дөрес түгел" дип исбатлаучы булмады, менә нинди "асыл затлар" бүген фән һәм югары белем өлкәсен җитәкли. Алар милләтләрен генә түгел, имезгән аналарын да сатарга булдыра.

кем: кешеләргә хас кайдан: татарлардан.
06.02.2014 12:07
"Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады. - моны, соңга калып дип тә әйтеп булмый.

Хәзер инде кешеләр хакыйкатьнең яшерелмәвен һәм гаделлек таләп итә!

кем: илгизәр гыйлфанов кайдан: Чаллы
06.02.2014 10:01
Гафуровның урыс телен кертергә тәкъдим итүе гаҗәп түгел , федераль чиновниктан башканы көтеп булмый . Урыс теле кертелсә , бу проект тугач та үләчәк. Закиров бу очракта дөрес позициядә.Нык торыгыз, бутарга ирек бирмәгез.

кем: Айрат кайдан: Казан
06.02.2014 09:57
Әфәриннәр! Ниһаять бу эш системалы рәвешкә китерелде
Татар теле он-лайн дәресләре 2010 нчы елдан ук алып барылды.
Беренче дәресләр 19 гимназиядән алып барылды. Башка төбәкләрдән, башка илләрдән кеше укыды.
Моның турында Азатлык та, башка СМИ да язган иде.

Бу тәҗрибә турында 2010 елның Татар яшьләре форумында чыгыш булды. Конгресс 2010 елның нәтиҗәләрең ясаганда моның турында сөйләде
җавап

кем: tamr кайдан: tufraktan
06.02.2014 12:42
бик коры отчетың, иптәш чиновник. тулырак яз әле.
- күпме акча тотылды?
- ничә ел эшләнде?
- актуалләштереп торыр өчен ничә кеше эшли? Аларга күпме акча түләнә?
- ....?????

кем: Анурбик
05.02.2014 19:32
"Татмедиа" оешмасына әлеге проектны популярлаштыру эшчәнлеген көчәйтүне йөкләү карары кабул итү һәм бу карарның үтәлешен контрольдә тотуны комитет рәисе Разил Вәлиевкә тапшыру белән тәмамланды."

Тагы "Татмедиа "....? !
Анда мэдэният,мэгариф,..ТЕЛебезне яхшы белуче БЕРэр ..
зат барМЫ ? ? ?
Щул ук Разил Вәлиев,"Татмедия"-хужалык-тэъминат,техник мэсэлэлэр белэнгенэ шогыллэнэ дигэн иде..кебек .
"Татмедиа"да берэр филолог,педагог,ЭДИБ,..барМЫ ?
"Татарча"лары ни дэрэжэдэ ?
"Атестация рабочих(занимаемых) мест " ҮТКӘРү ? ? ? !

кем: tamr кайдан: tufraktan
05.02.2014 18:55
Алдашу:
"Бөтен көченә эшли башлады" имеш - "Бета версия" дип язылган бит, димәк ясалып бетмәгән, әле бета-тестирование үтәсе бар.

Җитешсезлеге:
1)кергәндә иң элек урыс телендә каршы ала, аннан гына татар телен сайлый аласың.
2)никтер керер өчен е-мейлыңны күрсәтеп беркергә кирәк. Халыкның күпчелеге өчен бу уңайлы түгел.

Тел өйрәнү сәхифәсен боларга кадәр ясаучы булмаган дип уйларсың. Әзрәк башкаларныда кереп карага булган дыр бит.
learnrealenglish.com/
studyenglishtoday.net

Берседә беренче битенә логин формасында йозак асып куймаган бит, "рәхим итегез" дип сәләмлиләр.

бу сәхифә авторларын мин "лисәпид уйлап табучылар" дияр идем.