Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Татарстан гербын искә алды


Татар активистлары Татарстан гербын искә алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Татар активистлары Татарстан гербын искә алды

7 февральдә Татарстан гербы кабул ителүгә 22 ел тулды. Әлеге истәлекле көн уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм Татар иҗтимагый үзәге Казанның Бауман урамында пикет оештырды.

Пикетта "7 февраль - Татарстан Дәүләт туграсы көне. Бәйрәм белән, ватандашлар!" дигән татар, урыс һәм инглиз телләрендә язылган бердәнбер шигарь күтәрелде. Шигарьнең аскы өлешенә шулай ук өч телдә "2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы! Бөек Казан - син моңа лаеклы! Берләштер төркиләрне!" дигән сүзләр дә өстәлгән иде.

Чараны оештыручылардан "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әлеге пикетка Татарстан һәм татар халкының төп символы булган гербның кабул ителү көнен халыкка хәтерләтү максатыннан чыгуларын белдерде.

"Кызганыч, бу көн Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелми. Бу хакта республиканың төрле матбугат чараларында күпләп сөйләнергә тиеш иде. Төрле конференцияләр, семинарлар уздырылырга тиеш иде. Әмма бүгенге көндә боларның берсен дә күрмибез. Дәүләт гербы ул - Татарстан суверенитетының бер өлеше. Дәүләт гербы кабул ителгән көннең дәүләт тарафыннан киң рәвештә билгеләп үтелмәве - суверенитетны оныттырыр өчен, аны халыктан, Татарстан дигән сүздән аерыр өчен махсус эшләнә дип саныйм", дип белдерде ул.

Наил Нәбиуллин бүгенге чара белән, Казанның 2014 елда төрки дөньяның мәдәният башкаласы итеп игълан ителүен дә искә төшерергә теләүләрен җиткерде.

"Без бүген үзебезнең Казаныбызның шушындый исемне алуы белән котларга чыктык. Казан чыннан да төрки илләрнең мәдәният башкаласы булырга әзер. Аның моңа бөтен мөмкинлекләре дә бар. Быел Казан барлык төркиләрне дә берләштерсен иде", дип сүзен тәмамлады ул.

Көн салкын булуга карамастан бер сәгатькә якын барган пикет тыныч үтте. Вакыт-вакыт пикетчылар янына килеп чара белән кызыксынучылар да күренде.


Татар активистлары штрафка тартылды

Бер көн элек, 6 февраль көнне Казан шәһәренең Вахитов район мәхкәмәсендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Наил Нәбиуллин, Айрат Шакиров, Эльдар Мустафаевның һәрберсен 20 мең сум штрафка тарту карарын чыгарды.

Аларны 2013 сентябрендә Татар иҗтимагый үзәге бинасы түбәсендә рөхсәтсез пикет үткәрүдә гаепле дип таптылар. Нәбиуллин бу чараның пикет булмавын әйтә. Анда кешеләрне җәлеп итү өчен бернинди чаралар да үткәрелмәгән. Ләкин мәхкәмә аларның дәлилләрен искә алмаган.

Прокурор яшьләрне 30 мең сум штрафка тартырга сорагач, хөкемдарүз бүлмәсенә кереп китеп бер минут тирәсе торган да кире әйләнеп чыгып карарны игълан иткән.

“Азатлык” вәкилләре бу карарны киредән шикаять итәргә, ә прокурор белән хөкемдарны эшеннән азат итүне таләп итәчәкләрен әйтә. Бу хакта Facebookта Нәбиуллин яза.
XS
SM
MD
LG