Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туган тел көне түгәрәк өстәлдә искә алынды


Казанда Туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:51 0:00

21 февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан Казанда татар яшьләре туган тел темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Шушы кысада анда "Азатлык" радиосы уздырган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да оештырылды.

1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт статусы бирүне таләп иткән өчен биш студент үтерелә. Бу вакыйгадан соң 47 ел узгач, 1999 елда ЮНЕСКО оешмасы Бангладеш тәкъдиме белән 21 февральне Халыкара Туган тел көне итеп игълан итә.

Бу көн Татарстанда соңгы елларда татар милләтчеләре тарафыннан төрле чаралар белән искә алынса да, дәүләт бу көнгә әлләни игътибар итми килде. Быел да бу игътибарсызлык дәвам итте. Аңа карамастан, 21 февраль Халыкара Туган тел көне Казанда төштән соң башта ТИҮ һәм "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Бауман урамында оештырган пикет белән искә алынды. Кичке якта исә "Азатлык" радиосы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл сөйләшүендә бу көн туган тел турында фикерләшү белән билгеләп үтелде. КФУ бинасында узган чарада Прагадан скайп аша "Азатлык" радиосы җитәкчесе Кәрим Камал да үз фикерләрен җиткерде.

Рәсми булмаган форматта узган очрашу, татар теленең кулланылу дәрәҗәсе, аның дәүләт теле буларак киң җәелеп китә алмау сәбәпләре, интернетта татар телен куллануны арттыру мөмкинлекләре, Татарстан түрәләреннән татар телен куллануларын таләп итү һәм башка темалар турында кызу бәхәсләр, фикерләшүләр белән үтте.

Туган телнең әһәмияте һәм аны саклау юллары тикшерелгән түгәрәк өстәл, Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG