Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым парламенты Русиягә кушылу турында "принципиаль" карар кабул итте


Русия яклы активистлар Кырым парламенты янында. 27 февраль, 2014.
Русия яклы активистлар Кырым парламенты янында. 27 февраль, 2014.

Кырымның югары шурасы Русиягә керү турында "принципиаль" карар кабул итте. Кырымның статусы турында референдум 16 мартка күчерелгән.

6 мартта Кырымның югары шурасы Русия федерациясенә кушылу турында карар кабул иткән.

“Әле генә Кырым югары шурасы Русия федерациясенә керү турында тарихи карар кабул итте. 81 депутатның 78 моны хуплап тавыш бирде”, дип яза Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев "Facebook"та.

30 мартка билгеләнгән Кырым статусы турында референдум 16 мартка күчерелгән. Анда ике мәсьәлә чыгарылган.
  1. Сез Кырымның федерация субъекты буларак Русиягә керүен хуплыйсызмы?
  2. Сез Кырымның 1992 елгы Конституциянең кайтарылуын һәм Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Кырым татарлары автономиянең яңа хакимиятен танымый.

Кырым хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов һәм Кырым югары радасы рәисе Владимир Константинов бүген Мәскәүгә киткән.

Бакчасарайда кырым татары өенә һөҗүм булган

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы эшләр мәсьәләләре өчен җаваплы Али Хәмзин әйтүенчә, бүген Бакчасарайда алтынчы микрорайонда яшәүче Суинбәй исемле кырымтатары өенә һөҗүм булган.

"Нык бәденле урысча яхшы сөйләшүче өч кеше кереп өйдәге җиһазларны җимергән. Кычкырсаң атып үтерәбез дип куркытканнар. Өч метрлы койманы тиз генә сикереп чыгып качканнар. Ике литр яндыргыч матдә ташлаганнар. Хәзер Бакчасарайда Мәҗлес вәкилләре җыела.

Киләчәктә тагын да зуррак провокацияләр көтелә. Кырым татарлары Мәҗлес биналарын, мәчетләрне болай да саклый иде. Хәзер бу сакны тагын да көчәүтәчәкбез”, диде ул.
XS
SM
MD
LG