Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ATRга һөҗүмдә Татарстанда сыналган технологияләр кулланыла"


ATR Акмәчеттә чит ил журналистын талауны төшереп алган тасманы күрсәтә. 7 март 2014
ATR Акмәчеттә чит ил журналистын талауны төшереп алган тасманы күрсәтә. 7 март 2014

Интернетта кырымтатарларның бәйсез ATR телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов турында язмалар күренә башлады. "Ридус" сайты Ислямовны ислам экстремистлары белән бәйләнештә дип белдерә. Журналист Айдер Муждабаев фикеренчә, ATRны ябу өчен моңа кадәр Татарстанда сыналган технологияләр кулланыла.

ATR хуҗасы Ленур Ислямов турында "Ридус"та чыккан “Беренче "милләтче-сатлыкҗан" – кырымтатары" дигән мәкаләне интернетта кайбер сайтлар күчереп бастырып, фикерләр җыеп кырымтатарларның әлеге күренекле эшмәкәрен тискәре итеп күрсәтү кампаниясен башлап җибәрде. Янәсе ATR каналы - Ислямовның Русиягә каршы эшчәнлек алып барган мәйданчыгы һәм ул ислам экстремистлары, Хизб ут-Тәхрир сугышчылары һәм активистлары белән дә элемтәдә.

"Московский комсомолец" газеты мөхәррире урынбасары, журналист Айдер Муждабаев фикеренчә, ATR бәйсез һәм тарафсыз мәгълүмат таратканга аны яптыру өчен инде Татарстанда сыналган технологияләр кулланыла.

"Башка бәйләнер әйбер булмагач, аның ширкәтләрен тикшерә башладылар һәм үзен экстремист оешмалар белән бәйләргә телиләр. Исламны мөмкин булганнарга ябыштырып кую ысулы сыналган бит инде. Моңа әлеге пычрак мәкаләләр мисал булып тора. Татарстанда да кешеләрне экстремист оешмалар белән бәйләнештә дип гаепләп чыктылар. Кырымда бу хакимият ныгыса, мондый гаепләүләр тагын булыр әле дип уйлыйм мин. Әгәр син татар икән, димәк син нинди дә булса экстремист булырга да мөмкин. Мин аны гаепләүне дәлилләргә тырышу өчен бу ысул киләчәктә дә кулланылыр дип уйлыйм. Бу мәкаләләр копирка стилендә язылган һәм Сталин вакытындагы әләк кебек. Бу мәкалә авторларының дөньяда булуына да ышанычым юк", ди Муждабаев.

Айдер Муждабаев
Айдер Муждабаев
Журналист сүзләренчә, Ислямовны, берьяктан, пычратырга тырышсалар, икенче яктан, аның бизнесына да басым булырга мөмкин. Мәскәүдәге бөтен ширкәтләрендә дә төрле яклап тикшерүләр башланган.

"Мин төрлечә басым дәвам итәр дип уйлыйм. Без Русиядә яшәгәнгә күрә, мәгълүмат чараларына, аларның хуҗаларына басымның ничек ясалганын яхшы беләбез. Монда мисал эзләп йөрисе юк, алар янәшәдә генә. Күп очракта икътисади яктан басым ясый башлыйлар. Ислямовка башланган басым берсүзсез ATR телеканалы белән бәйләнгән. Әгәр бу канал булмаса, бернинди басым да булмас иде, чөнки Ленур бигрәк тә соңгы елларда кырымтатар телен, мәдәниятен үстерү өчен күп эшләде. Ул ATR каналын булдырды һәм кырымтатарлар арасында гына түгел, ә руслар һәм Кырымда яшәгән башкалар арасында да иң каралган мәгълүмат чарасына әйләнде. Мин бу сүзләрне бер дә икеләнмичә әйтә алам. Ленур - хәзер дөньяда иң популяр кырымтатарларның берсе һәм бу телекомпаниянең йогынтысы бик зур һәм шуңа күрә аны үз урынына утыртырга телиләр", ди Муждабаев.

"Алар бернинди пропаганда белән дә шөгыльләнми, бик профессиональ эшлиләр, дөрес мәгълүмат тараталар. Хәзер Кырымда Украинаның бөтен телекомпанияләре тапшыруларын күрсәтүне туктаттылар. Кырымның хәзерге хакимиятенә буйсынмый торган бер генә канал калды – ул ATR. Шуңа күрә ATR аларның күңеленә тия", ди Муждабаев.

"Ридус"та Ислямов турында язылган мәкаләнең авторы Владислав Калашник дип күрсәтелгән. Калашник Facebook-тагы битендә дә үзенең эш урынын "Ридус" дип күрсәтә. Азатлык аның белән элемтәгә керергә тырышып карады, әмма Калашник дәшмәде.

Айдер Мурадосилов
Айдер Мурадосилов
ATRның креатив мөдире Айдер Мурадосилов та интернетта телеканал хуҗасы Ислямов турында яңа таралган мәкаләләрнең кем тарафыннандыр кушып язылганлыгын белдерә. "Кырымда яшәүчеләр бу язмадагыларның Ислямовка бернинди катнашы юк икәнне яхшы аңлый. Зиһенле кеше интернетка кереп Ислямов турында барлык язылганнарны да чагыштырып караса, хаклыкның кайда булуын шунда ук күрәчәк", ди Мурадосилов.

Кырымга Русия гаскәрләре басып кереп вазгыять кискенләшкәч ATRның да проблемнары башланды. 7 март көнне аларның интернет сәхифәләре озак кына эшләми торды. Ул вакытта канал җитәкчелеге моны һөҗүм нәтиҗәсе дип бәяләде. Аңа кадәр, 6 мартта телеканал журналистына сюжет төшергән вакытта буяу (зеленка) сипкән иделәр.

"Референдум алдыннан сайтка һөҗүмнәр булгалап торды. Без каналыбызны ябырлар дип тә борчылдык. Референдумнан соң ук безнең журналистлар белән көтелмәгән хәл килеп чыкты. Журналистыбыз һәм оператор билгесез кешеләрнең, ничек билгесез дип әйтәсең инде, алар шул ук битлекләрдә һәм тамгаларсыз иде, автосалонны яулап алуларын төшергәндә, бу кораллы кешеләр суккалап безнең камераны тартып алды. Без дүрт-биш көннән соң гына камераны кайтара алдык. Өченче көн генә безнең тапшыруда өзеклекләр булып алды. Кешеләр моны каналны ябарга тырышу буларак кабул итте. Бу техник проблемнарны без ике-өч сәгать эчендә хәл итә алдык. Әлегә без иярчендә дә, интернетта да бар", ди Мурадосилов.

Аның сүзләренчә, хәзер Кырымдагы мәгълүмат чараларын барларга тиешләр, чөнки ярымутрауда Русия кануннары эшли башлый. ATR әлегә Украина биргән лицензия нигезендә эшли һәм анда теркәлгән оешма булып исәпләнә.

"Әгәр Русия кануннары нигезендә эшләргә дигән күрсәтмә булса, җыелышып бу мәсьәләне тикшерәчәкбез. Без мәгълүмат чарасы буларак яшәргә телибез. Журналистикага һәм профессионал мәгълүмат чараларына кагылган кануннарны беркем дә кире какмаган бит әле. Без оешканнан бирле оперативлыкны, дөреслекне, төрле яклап чагылдыруны алгы планга куйдык. Әгәр бәхәсле сюжетлар булса, һәрвакытта бәя бирүне тамашачының үзенә калдырдык", ди Мурадосилов.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә булганда ATR турында: "Иң әһәмиятлесе – ул һәрвакыт дөреслекне генә сөйләп торырга тиеш. АТР каналын ябарга ярамый, чөнки башка чыганак юк", дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG