Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар дозор" Казанны татарчалаштырырга чыга


Узган елгы "Татар дозор"да катнашучылар
Узган елгы "Татар дозор"да катнашучылар

"Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында, 21 апрель көнне Казан урамынарында "Татар дозор" квест-уены барышында татар теленең кулланылышы тикшереләчәк. Квест катнашучылары билгеләнгән маршрутны үтеп, төрле-төрле биремнәрне үтиячәкләр.

21 апрельдә узачак "Татар дозор" квест-уены барышында җиде такым үз юлларында очраган кибет, кафе, ресторан, даруханәләрдә булып кулланучыларга мәгълүматнең татар телендә җиткерелүен тикшерәчәк. Моннан тыш, әгәр дәүләт теле булган татар телендә мәгълүмат булмаса, бу хактагы җитешсезлекне оешманың җитәкчелегенә җиткерү бурычы да куела.

Бу чараның максатларының берсе – икетеллелек канунын үтәүне контрольдә тоту. Шулай ук яшь буында ана телен саклау һәм үстерүгә җаваплылык тәрбияләү дә төп бурыч булып тора.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, уенга татар теленең абруен арттыруга бәйле бик күп иҗади биремнәр кертелгән. Аерым алганда, кыска видеороликлар төшерү, Казанда татар символлары, милли орнаментлар белән бизәлгән урыннарны табу, татар хәрефләре кулланылышын карау истә тотыла.

Квест барышында интернет технологияләр киң кулланылачак икән. Мисал өчен анда катнашучылар онлайн режимда теләсә кайсы жанрда 15 секундлык фильнар төшереп аны инстаграммга эләчәк. Аны tatardozor2014 хештегыннан карап булачак.

Катнашучылар дигәннән, уен белән кызыксынучылар соңгы ике елда шакттый яшәргән. Яшьләр форумы рәисе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, хәзер инде анда мәктәп укучылары да катнаша башлаган. Быел беренче урын өчен Казаннан IT-лицей, кызлар өчен 4нче лицей-интернат, Казан электротехникумы, 10нчы, 20нче гимназияләр, 23нче мәктәп һәм шулай ук Тәбән Кама такымы.

Квест уен Казан урамнары буйлап йөреш белән тәмамланачак. Быел ул Казанның меңъеллык паркыннан Тукай мәйданына кадәр узачак.

Җиңүчеләр 26 март көнне “Мин татарча сөйләшәм” гала-концерты кысаларында смартфон, бушлай хезмәт күрсәтүче модемнар белән бүләкләнәчәк.

Татар теленең кулланылышын арттырырга теләүчеләр балаларга кечкенәдән ана телен өйрәтергә чакыручы видеолар да төшерә.
Мин татарча сөйләшәм
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00
XS
SM
MD
LG