Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөфтиләр шурасы Кырым мөфтиятенә ярдәм күрсәтә


Сулдан уңга: Рифат Чубаров, Равил Гайнетдин һәм Әмирали Аблаев Акмәчеттә очраша. 28 март
Сулдан уңга: Рифат Чубаров, Равил Гайнетдин һәм Әмирали Аблаев Акмәчеттә очраша. 28 март

Кырым мөфтияте Русия кануннарына яраклаштырып уставларын үзгәртә. Мөселманнар хаҗга быел Украинага бирелгән квота нигезендә барачаклар.

Русиянең Кырымны басып алуыннан соң Кырым мөселманнар Диния нәзарәте дә яңа шартларга яраклашырга мәҗбүр. Мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев мөфтияте күбрәк Русия мөфтиләр шурасы белән сөйләшүләр алып бара. Әлеге эшчәнлек турында мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинның урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов белән сөйләштек.

– Дамир хәзрәт, Кырым мөфтияте белән сөйләшүләр нинди өлкәдә бара? Алар Русиягә керүгә ничек карый?

– Кырымның Русиягә керүе авырлык белән бара. Башта кырымтатарлар каршы иде. Менә мин Кырымнан ике көн элек кайттым. Гел анда барып йөрим һәм барлык Кырым шәһәрләрен карап чыктым, халык белән сөйләштек.

Кырым мөселманнары Диния нәзарәте хәзерге вакытта Русия канунына яраклашытырыла торган уставларны ясый һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифне яклау фонды аша кайбер конференцияләр үткәрү, китапларны бастыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелә. Фондтан матди яктан ярдәм булырмы-юкмы бу хакта белмим, әмма сөйләшүләр бара.

Безнең Акмәчеттә Русия мөфтиләр шурасыннан Кырым мөфтиятендә үз вәкилебез хезмәт кыла. Аларга сәяси, дини, хокуки яктан кирәк булган ярдәмне күрсәтә. "Мәдинә" нәшрият йорты да бар ярдәмне кыла. Фонд вәкилләре дә еш кына Кырымда була. Мөмкин ярдәмне тәкъдим итәләр.

– Акмәчеттә вәкилебез бар, дидегез. Кем ул?

– Ул Роберт Нәгыймҗанов. Мөфтиләр шурасында БДБ илләре өчен җаваплы кеше, шуңа күрә Кырымга аны җибәрдек. Элек Кырым мөфтияте белән ул элемтәдә иде. Безнең мөфтиләр шурасы сентябрь-октябрь аенда Исмәгыйль Гаспралының вафатына 100 еллыгына багышлап зур конференция уздырырга уйлыйбыз һәм Үзбәкхан мәчетенә 700 ел була. Шуңа бер яки ике конференция оештыру нияте бар.

Шулай ук мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Ислам университетын булдыру өчен Русия президенты идарәсенә мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел. Җавап көтәбез.

– Кырым мөселманнары быел хаҗга Русиягә бирелгән квота нигезендә барачакмы?

– Равил хәзрәт беренче тапкыр барганда мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев бу мәсьәләне күтәрде. Кырым мөфтие быел мөселманнарның Украина квотасы белән барачакларын әйтте. Киләсе елга Русиягә бирелә торган квотаны арттырырлар, чөнки мөселманнарның саны күбәйде. Шуңа күрә алар Русиягә бирелә торган квота нигезендә барырлар.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов
– Украина быел үзенә бүленгән квотаны бирергә ризамы?

– Мөфти Әмирали хәзрәт Украинаның әлеге эшкә җаваплы оешмалар белән уртак тел табып бу хакта килешүләрен әйтте.

Кырым Украинада булганда анда төрле дини агымнар ирекле хәрәкәт итеп килде. Хәзер аларның вәкилләре Русиядә эзәрлекләнүләр башланудан курка. Бу хакта Кырым мөфтие белән сөйләшү булдымы?

– Равил хәзрәт Гайнетдин Кырымда булганда бу хакта Әмирали хәзрәт белән сөйләште. Русиядә дини секталар, фиркаләр канунга сыймый, Украинада алар озак еллар яшәп килде. Радикализм белән сугарылганнарны, динебезгә, хөкүмәткә каршы булганнар белән канун нигезендә сөйләшергә кирәк. Хәлифәт төзәргә кирәк дип уйлаучылар бар. Төрле фикерлеләр булырга мөмкин, әмма иң мөһиме алар тәртипле булырга тиеш. Әгәр алар инде мөфтияткә, дәүләткә каршы чыгалар икән - инде канун белән хәл итәчәкләр.

– Кырым мөселманнары моңа кадәр үзләренә басымнар булмады, зинданнарга утыртмадылар дип әйтә. Кырым басып алынганнан соң, Русиядә мөселманнарга булган караш үзләренә дә кагылыр дип курка.

– Бу хакта без Украина дин әһелләре әңгәмәләрендә күп укыдык. Русия зур дәүләт булганга яхшылыгы да начарлыгы да бар. Русия хакимияте алдында бу мәсьәләне күтәрүче ул мөфти Равил Гайнетдин. Мөселманнарга булган кайбер карашлар безне бизәми, моны яхшы аңлыйбыз. Украина мөселманнары да моны белеп куркалар. Без аларның бу куркуларын яхшы аңлыйбыз, чөнки үзебез дә моның белән риза түгелбез.

Равил Гайнетдин мөселманнарның саннары тагын да 300 меңгә артуына горурлану белдерә. Бу көчле дин тотучылар арта дигәнне аңлата. Шуңа без бергәләп эшләргә тиеш булабыз.

Узган атнада Кырымга Уфадан Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да барды. Бу ике мөфтият арасында Кырым өчен көрәш бара түгелме?

– Равил хәзрәт Кырымга беренче тапкыр барганда мосафир буларак та, кунак буларак та түгел, ә Әмирали хәзрәт һәм Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров чакыруы нигезендә барды.

Русия хакимияте кушканга бармады мени?

– Менә кемнәрне Русия хакимияте җибәрде, алар баштан ук уңышсызлык белән кире әйләнеп кайтты. Аларның сөйләшүләре уңышка ирешә алмады. "Партия эше" белән килгәннәр, нәтиҗәсез әйләнеп кайттылар. Равил хәзрәт килгән вакытта "Мине монда беркем җибәрмәде, мин беркем белән килештереп килмәдем. Мин сезгә нәрсәдер тәкъдим итәргә түгел, ә тыңларга, проблемнар белән танышып югары хакимият башлыкларына җиткерергә дип килдем", диде. Әгәр хакимият җибәргән булса Равил хәзрәт сәфәре Аксенов һәм Константинов белән очрашудан башланыр иде, корылтайда катнашмас иде, чөнки һава аланына килеп җиткәч хакимият вәкиле "Сезне Аксенов, Константинов көтә", диде. Мөфти "Юк. Без Әмирали хәзрәт чакыруы белән килдек һәм аңа барачакбыз, әгәр вакытыбыз калса инде Аксеновка барырбыз", диде. Ул бу хакта ачык рәвештә әйтте.

– Кырым мөфтияте Русия мөфтиләр шурасына өстенлек бирә булып чыгамы?

– Әгәр алай булмаса безнең вәкилне кабул итеп, һәрвакыт аралашып тору булмас иде. Кырымтатарлар сәнгатенә багышлап күргәзмә оештырдык, 20 июньдә тагын бер күргәзмә ачылачак. Аннары киләсе атнага Польша мөфтие Кырымга килә һәм мин анда аңа ярдәм итәчәкмен. Чит илдән беренче кунак дип әйтергә була. Польша мөфтие нәселе кырымтатарларыннан. Шуңа ул ата-бабалар җирен күрергә тели. Аңа алына торган билетлар, барысы да Русия мөфтиләр шурасы тарафыннан хәл ителә.

Кырымда мөфтияткә оппозициядә булган мөселман үзәге бар. Белүемчә, аның җитәкчесе Ридван Вәлиев. Алар белән дә сөйләшүләр алып баргансыз дигән мәгълүмат таралды.

– Юк мондый хәл булмады. Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтендә эшли торган бер имамыбыз бар иде, ул бездән рөхсәт алмыйча алар белән очрашты. Әмма рәсми рәвештә Аблаевка һәм кырымтатар мәҗлесенә оппозициядә булган төркемнәр һәм кешеләр белән очрашканыбыз юк. Равил хәзрәт бу хакта Русия хакимиятеннән Володинга һәм Лавровка да әйтте: "Әгәр Русия Кырымда яхшылыкка ирешергә тели икән мәҗлес һәм Кырым мөфтияте белән эшләргә тиеш", диде. Әмирали хәзрәт элек-электән безнең дустыбыз иде һәм башкалар белән эшләргә җыенмыйбыз”.
XS
SM
MD
LG