Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина качаклары Татарстан мәктәпләренә урнаштырыла


Украина качаклары Дагыстанның Махачкала һава аланында, 2014 елның 28 июне
Украина качаклары Дагыстанның Махачкала һава аланында, 2014 елның 28 июне

Русиядә качакларны вакытлыча урнаштыру өчен 15 үзәк бар. Аларның берсе дә Татарстанда түгел, әмма республикада Украинадан килгән 500ләп кеше теркәлгән.

Русия федераль миграция идарәсенең Татарстан бүлеге республикада качак статусын сорап Украинаның 470 ватандашы мөрәҗәгать итте, дип хәбәр иткән иде. 30 июньдә ясаган белдерүдә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Александр Дробышевский Русиядәге качакларны вакытлыча урнаштыру пунктларында 17 меңнән артык кеше урнаштырылды, дип белдерде.

2011 елда Татарстанга качак булып кайткан татарларга үзләрен урнаштырырга ярдәм сорап язган хатына Миграция хезмәтенең җавабы
2011 елда Татарстанга качак булып кайткан татарларга үзләрен урнаштырырга ярдәм сорап язган хатына Миграция хезмәтенең җавабы

Русиядә мәҗбүри күчеп килүчеләрне урнаштырыр өчен 15 үзәк бар. Алар Новгород, Тверь, Воронеж, Липецки, Тамбов, Әстерхан, Сарытау (2), Ставрополь (2), Курган, Оренбур, Алтай һәм Томски өлкәләрендә. Бу исемлектә Татарстан булмаса да, республиканың төрле шәһәрләрендә хакимиятләр Украина качакларын урнаштыру өчен чираттан тыш комиссияләр җыя. Яшел Үзәндә Украинадан качып килүчеләрне Ореховка авылындагы химия лицее, шулай ук Васильевоның кадет мәктәбенә урнаштыру турында карар кабул ителгән. Татарстанга килүчеләрнең күбесе бирегә туганнары һәм дуслары булу сылтавы белән килә.

Чаллыда бер-берсе белән аралашкан 6-7 гаилә үз тормышларын үзләре күрә. Алар, triboona.ru сәхифәсенә әңгәмәдә качак статусы алыр өчен Казанга барырга кирәк булуына, эшкә урнаша алмауларына зарланган.

Чаллыдагы украин оешмасы рәисенең улы Сергей Кулиш шәһәр шурасы депутаты булуыннан файдаланып сәүдә үзәкләренең берсендә "вакытлыча украин штабы" ачкан. Анда Украинага һуманитар ярдәм җыела. Башка эше булмаганга ярдәм җыярга булышкан Сергей исемле берсе Харковта кая барганын белмичә дә бер поездга утырып киткән. Соңыннан аның “Одесса-Уфа” поезды булганын ачыклаган. Чаллыда аның беркеме дә юк. Украинада аны "сепаратистларга ярдәм итүдә" гаепләп эзлиләр.

Донбасста "халык республикасын" яклап сугышучылар арасында җинаятьчеләр, полиция эзләгән кешеләр бар. Качаклар белән бергә андыйларның да Татарстанга килә алу ихтималын Татарстан урыслары җәмгыяте рәисе урынбасары Михаил Щеглов та көтмәгән.

Щеглов ике атна элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Украинаның көньяк-көнчыгышыннан китәргә мәҗбүр булган качакларны Татарстанга алуны оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шул вакытта Азатлыкка әңгәмәдә ул, "сүз хатын-кыз, балалар һәм олы кешеләрне генә кабул итү тәкъдиме турында бара. Аңлавымча, ирләр анда калачак, өйләрен, җирләрен сакларга калачак", дигән иде.

XS
SM
MD
LG