Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кама Тамагыннан Казанга протест йөреше әзерләнә


Тамагы районында яшәүче эшмәкәр Наил Сиразаев.
Тамагы районында яшәүче эшмәкәр Наил Сиразаев.

Кама Тамагы районы эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, пенсионерлар район хакимияте башбаштаклыкларына, шикаятьләре каралмауга протест белдереп Казанга кадәр җәяү барырга җыена.

"Инде түзәр хәлебез калмады. Табигатьне яклап көрәшкән Игорь Сапатов атып үтерелгәнгә бер ел тулды. Үтерүчене әлегә кадәр таба алмадылар, җинаять эшен тикшерү туктатылды. Җирләрне сатуга каршы язылган шикаятьләргә нокта куелмый. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр алты-җиде мең сум акча ала, бу җитәрлек хезмәт хакымыни? Район җитәкчелеге халык мәнфәгатьләрен кайгыртмый", дип белдерде Азатлыкка Кама Тамагы районында яшәүче эшмәкәр Наил Сиразаев.

Алар 70ләп кеше юлга кузгалып, Русия президентының Казанның Ирек мәйданындагы кабул итү бүлмәсе урнашкан бинага кадәр барып җитәргә телиләр. Район чигеннән Казанга кадәр 130 чакрым ара узу кирәк. Үзләренең протест чарасы булачагы турында хакимиятләрне дә кисәткәннәр. Казандагы федераль инспектор (Путинның кабул итү бүлмәсе җитәкчесе) Ринат Тимерҗанов та бу җәяүле протест йөреше турында белә һәм әлеге чараны кичектереп торуны сораган.

Сиразаев 17 июль көнне Тимерҗанов белән очрашкан. "15 сентябрьдә җәйге ялым бетә, аннан соң үзем Кама Тамагына килеп кешеләрне кабул итәчәкмен, сез күтәргән проблемнарның төбенә төшәсем килә", дигән инспектор эшмәкәргә.

Сиразаев бу сүзләр 14 сентябрь көнне булачак сайлау алдыннан җәяүле йөреш республикада гына түгел, ә Русия күләмендә шау-шу чыкмасын өчен әйтелгән булырга мөмкин ди.

"Без бу йөрешне аның сүзләрен тыңлап кичектерергә булдык, әгәр үзгәрешләр булмаса, башбаштаклырга киртә куелмаса, барыбер үткәрәчәбез, Казанга кадәр җитәчәкбез. Әле Пугачев заманнарыннан бирле беркем дә Казанга җәяү бармаган булган, ә без барачакбыз", ди Сиразаев.

Игорь Сапатов
Игорь Сапатов

Сапатовның үлеменә карата Кама Тамагында әле дә төрле сүзләр йөрсә дә, үтерүче тотылмаганга халык арасында махсус сузалар дип әйтүчеләр дә бар.

Сиразаев фикеренчә, әлеге җинаятькә бер ел узса да, үтерүчене бүгенгә кадәр таба алмауга өч сәбәп булырга мөмкин. Беренчесе – бу җинаять алдан ук яхшы итеп, эзенә чыкмаслык итеп планлашытырылган булырга мөмкин. Икенчесе – бу җинаятькә җәлеп ителгән, аткан кеше үзе дә исән булмаска, эзне җую өчен аны юк итәргә мөмкиннәр. Өченчесе – республиканы пычратмас өчен, үтерүчене эзләүне сузалар.

"Бу эшнең ахырына чыгарга теләмиләр икән, район җитәкчелеге шулай тели дигән уй да килеп туарга мөмкин", ди Сиразаев.

Биш ел чамасы элек Тәмте халкы Чулман (Кама) һәм Идел ярларындагы, канун нигезендә тияргә ярамаган җирләрне әвеш-тәвеш китерүгә ризасызлык белдереп Русиянең күчемсез милек идарәсенә, Росприроднадзорга, эчке эшләр министрлыгына, Русия президентына хатлар язды. Җирләрнең канун бозып үзләштерелүен, аннан соң сатылуы һәм шуннан соң 2-3 катлы шәп йортларның үсеп чыгуы канун бозып эшләнми микән дип белдерде алар. Шул ук вакытта анда яшәүчеләр җир кишәрлеге ала алмый иза чикте. Шикаятьләр бернинди нәтиҗә дә бирми. Халык кул селтәсә дә, Сапатов бу хәлләргә каршы көрәшүен дәвам иткән иде.

Район башлыгының майлы калҗадан аерыласы килми

Сиразиев сүзләренчә, бу шикатьләрнең әле дә җавапсыз калуы, дөреслек ачылмау, әле дә җирләрне әвеш-тәвеш китерү, җирле халыкның кишәрлек ала алмавы, алса да аның инде берничә тапкыр сатылган булуы, Сапатов үлеменә ел тулып та үтерүче табылмау – барсы да бер чылбырдагы вакыйгалар.

"Безнең район башлыгының тагын бер ел хакимияттә утырасы бар, күрәсең, өйрәнгән мутлыкларыннан, майлы калҗадан аерыласы килми", ди эшмәкәр.

Сиразаев сүзләренчә, район халкы шикаятьләре елдан-ел артканнан-арта бара. Бу проблемны Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская да белә, диде ул.

Сапатов үтерелеп, зур шау-шу тугач, бу хакта Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары шурасының рәисе Михаил Федотов Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкиннан һәм Русия баш прокуроры Юрий Чайкадан эшне контрольгә алуны сорагач, эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохорин: "Җинаятьне ачарга ихтималлык бар... дүрт фараз тикшерелә", дип белдергән иде. Әмма...

Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, үтерүче табылмаган һәм җинаять эшен тикшерү туктатылган. Үзәк исеменнән Сапатовның җәмәгатенә ярдәм итүче юрист Андрей Сучков атна-ун көн элек бу эшне тикшерүче белән сөйләшкән. Сучков: "Миндә булган тәэсиргә күрә, алар бу эшнең ачылачагына шикләнә кебек", дип "Вечерняя Казань"га белдерде.

Сиразаев Сапатов үтерелеп, җинаятьне ачу эшендә алга китеш булмагач, башбаштаклыклар дәвам иткәч, үз вакытында Сапатов күтәргән проблемнар белән Идел буе табигатьне саклау тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итә.

Бу идарә җитәкчесе Юрий Дин атна-ун көн элек Кама Тамагына килде. Ул Сапатовның канун бозып табигатьне юк итүләре турында элек язылган шикаятьләре белән тулысынча танышып чыккан. Активистларның табигатькә зыян салып бүленде бу җир, ярамаган җиргә, елга ярына ерганак ерылды, сулык кешеләр керә алмаслык койма белән тотып алынган, дип белдергән урыннарны да карап чыга.

2013 елның май аеннан бирле идарә җитәкчесе булып эшләгән Дин: "Дөресен әйткәндә, минем мондый хәлләрне күргәнем юк әле", дип белдерә. Ул тикшерү үткәрергә вәгъдә итә.

Сиразаев фикеренчә, Динның Кама Тамагына сәфәре дә сайлау алдыннан күз буяу өчен генә оештырылган булырга да мөмкин.

XS
SM
MD
LG