Accessibility links

Метшин эволюцияне кире кага


Казан мэры Илсур Метшин
Казан мэры Илсур Метшин

Узган атнада Казан мэрының бер тәкъдиме республикада игътибарсыз калды. Гәрчә Илсур Метшин федераль дәрәҗәдәге мәгариф темасына кагылды. Шәһәр җитәкчесе мәктәпләрдә кешенең барлыкка килүен Дарвин теориясенә түгел, ә Аллаһка бәйләргә тәкъдим итә.

Казан мэры Илсур Метшин мәктәпләрдә Чарльз Дарвинның эволюция теориясен укытуга каршы чыкты. Аның фикеренчә, балаларга "кеше маймылдан чыккан" дип, укытучылар аларга ялганлый. Бу хакта шәһәр башлыгы мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә ясаган чыгышында белдергән.

"Мәктәпләрдә Дарвин теориясен әле дә укытканнарын белгәч, бик гаҗәпләндем. Мин шәхсән фәнни әдәбиятта укыдым: бөек галимнәр маймыл һәм кешедә уртак күзәнәкләр булмавын исбатлаган. Ник без балаларыбызга ялганлауны дәвам итәбез? Минем балалар безнең барыбызның да Аллаһ әмере белән түгел, ә маймылдан чыккан дип уйлавын теләмәс идем", диде Метшин.

Казан мэры бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә дә күтәреп чыгарга тәкъдим итте.

Журналист Ирек Мортазин блогында язганча, әлеге мәгълүмат иң элек җирле матбугатта чыккан, ә аннан соң бетерелгән. Ләкин барыбер хәбәр федераль басмалар аша таралган.

Шәһәр мәктәпләренең берсендә психолог булып эшләүче Илнур Мифтахов Азатлыкка белдергәнчә, бу сүзләрдән соң конференциядә катнашучылар дәррәү алкышлый башлаганнар. Бу хакта аңа шаһитлар хәбәр иткән.

Илнур Мифтахов
Илнур Мифтахов

"Димәк, бу уйлар мэрның гына башында түгел, алар башкаларда да чагылыш таба. Һәркем маймыллар турында сөйләргә күнеккән сыман иде инде, ә монда – менә сиңа мә! Метшинның бу фразасы шунда ук интернет буенча таралды. Минемчә, бу прецедент. Гомумән, кызыклы һәм гадәти булмаган чыгыш", дип бәяли Мифтахов Метшинның сүзләрен.

XS
SM
MD
LG