Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясеннән соң ярты ел: Мәҗлестә тентү узды


Мәҗлес бинасы, 16 сентябрь 2014
Мәҗлес бинасы, 16 сентябрь 2014

12 сәгатьлек тентү дәвамында силовиклар мәҗлес компьютерларын, акчаларын алып чыгып киткәннәр. Эзләү шулай ук Мостафа Җәмилевнең бүлмәсендә барган. Аның сейфын ачканнар. Кырымтатарлар моны куркыту һәм оешманың эшен туктатырга тырышу дип кабул итә.

16 сентябрьдә Кырым аннексиясенә ярты ел булды. Алты ай элек Акмәчет Русия хәрбиләре белән тулы булганда җирле үзбилгеләнгән хакимият бәйсезлек референдумы уздырды. Аны күпчелек Көнбатыш илләре танымады.

Ярты ел эчендә ярымутрауда тормыш кайсы якка үзгәрде? Моны белешер өчен Азатлык хәбәрчеләре 16 сентябрьдә Кырымга килде. Ләкин килеп төшкәч берничә сәгать узганнан соң Кырымтатар мәҗлесе бинасында тентүләр уза дигән хәбәр килде. Хәбәрчеләр вакыйга урынында булды һәм көч структураларының нәрсә эзләгәнен белешергә тырышты. Тентүләр турында тулырак әлеге видеорепортажда карагыз.

Кырым аннексиясеннән соң ярты ел: Мәҗлестә тентү узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:33 0:00

XS
SM
MD
LG