Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда милли мирасны саклауга багышланган фәнни җыен узды


Кече Пургадан "Ләйсән" ансамбле чыгыш ясый
Кече Пургадан "Ләйсән" ансамбле чыгыш ясый

28 ноябрьдә Ижауда үткән регионара фәнни-гамәли конференциядә Удмуртиядә яшәүче татарларның рухи һәм милли-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре тикшерелде. Анда милли мирасыбызның нигезен тәшкил иткән төрле тармакларга игътибар бирелде. Җыенга татарлар тормышын яктырткан 15 минутлык фильм һәм махсус китап чыгарылды.

Милләтне милләт буларак саклап калучы – иң беренче чиратта тел. Гасырлардан-гасырларга буыннан-буынга тапшырылган һәм халыкның яшәү рәвешен чагылдырган милли гореф-гадәтләре, йолалары, авыз иҗаты, мөнәҗәтләре, бәетләре, әкиятләре. Болар һәр халыкның матди булмаган мирасы. Болар милләтне билгеләүче билгеләр. Матди булмаган мирасны саклап калу – дөньякүләм проблема. Милли мирасны саклау мәсьәләсен ЮНЕСКО оешмасы күтәреп чыкты. Удмуртиядә яшәүче татарларның рухи һәм милли-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре регионара фәнни-гамәли конференциядә тикшерелде.

Җыен тамгасы
Җыен тамгасы

Зур адымнар белән глобальләшү юнәлешен алган җәмгыятькә бер тел, бер мәдәният калу куркынычы яный. Шуңа да миллилекне саклау мәсьәләсе көн үзәгенә кискен куела. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Ижау шәһәренең социаль-педагогика көллияте белән берлектә милли-мәдәни мирасны саклауны хәл итү юлларын ачыклап, республикада гомер итүче татарларның үзенчәлеген югалтмыйча, ата-бабаларыбыздан калган йолаларны, иң беренче чиратта - телебезне саклап калу буенча эшкә ныклап кереште. “Милли үзаң, халык иҗатына карата ихтирам һәи горурлык хисе уяту, Удмуртия татарларының тарихын төрле яклап күалларга ярдәм итү нияте белән әлеге җыенны уздырабыз”, диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Педагогика көллиятенең татар һәм удмурт теле укытучылары Вәсилә Хәкимова белән Роза Кириллова Казанда милли мирасыбызны саклауга багышлап узган конференциядә катнашкан. Үзләре дә татар һәм удмурт милли мирасын саклау буенча проект язып, ике халыкның да проблемалары уртак, Татарстанга юллыйлар һәм грантка ия булалар.

"Бергә алып барган эшебез нәтиҗәле булды, быелгы уку елыннан көллияттә һәр студентка татар һәм удмурт телен өйрәнү мөмкинлеге булдырылды", дип уртаклашты Ижау педагогика көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова.

Әйтергә кирәк, дәресләргә барлык курс студентлары да йөриячәк. Укытучыларга эшләрендә шушы елларда дөнья күргән яңа сүзлекләр дә ярдәм итә икән.

Милли мирасыбыз – ул динебез дә

Телне саклап калуда мәчетләрнең роле әйтеп бетергесез. Аеруча совет чорында мәчетләрдә вәгазьләр туган телебездә алып барылды, дини бәйрәмнәрне саклап калуда дин әһелләре күп тырышлык күрсәтте. Хәзер дә глобальләштерү чорында туган телне, гореф-гадәтләрне көндәлек тормышка кертүдә дин әһелләре зур эш башкара.

Ижау мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов
Ижау мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов

Мәчет янында Ижау шәһәренең 97нче санлы мәктәбенең өченче уку корпусында мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар белем ала. “Кайбер ата-аналар татар теле фәне урынына башка дәрес бирү сүзен күтәргәч, мөфти моңа каршы чыкты. Шулай да әле мәхәлләләрдә дә туган телне саклау, йолаларыбызны гамәлгә кертү буенча күп тырышырга кирәк дигән фикердә мөфтият”, диде Ижау мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов.

Фәния Гадальшина мөнәҗәт башкара
Фәния Гадальшина мөнәҗәт башкара

Конференциядә милли мирасыбызның нигезен тәшкил иткән төрле тармакларга игътибар бирелде. Мисал өчен, совет чорында мөнәҗәтләр бөтенләй дә исәпкә алынмады. Алар дин белән бәйле буларак кабул ителде. Искиткеч бай эчтәлекле, күңелгә ятышлы җырларны өлкән яшьтәге милләттәшләребез саклап калган. Сәхнәдән “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшина мөнәҗәт башкарды. Аны тын да алмыйча тыңладылар. “Үземдә ниндидер күтәренке рух сизәм мөнәҗәтләр башкаргач”, дип үзенең дә озак кына тынычлана алмыйча йөрүен әйтте Фәния ханым.

Ислам дине музыка уен коралларында уйнауны тыйган. Әмма мөнәҗәтләр күпләп иҗат ителгән, гаиләләрдә башкарылган. Бу хакта Ижау мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов үз чыгышында да билгеләп үтте.

Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында милли мирасны саклау эше ничек алып барыла?

Милли мирас бала күңеленә кечкенәдән сеңдерелергә тиеш. Балалар бакчаларында фольклор аша, мәктәпләрдә әдәбият дәресләрендә, класстан тыш эшләрдә моңа игътибар ителсә – сабыйлар күңелендә ул һичшиксез, уелып калачак. Әмма бу эшне рухи мирасыбызның нигезен аңлаган, балалар белән эшләү серләрен белгән шәхесләр башкарганда гына нәтиҗәле булачак.

107нче балалар бакчасы балалары чыгышы
107нче балалар бакчасы балалары чыгышы

107нче балалар бакчасында, гомумән, башка татар төркемнәре тупланган бакчаларда милли йолаларга, гореф-гадәтләргә нигезләнеп эшлиләр. Милли бәйрәмнәр күп уздырыла. “Сөмбелә, Каз өмәсе, Нардуган, Карга боткасы, Сабантуй бәйрәмнәре планда тора. Ул бәйрәмнәрдә ата-аналар, әби-бабайлар да катнаша. Буыннан-буынга милли-мәдәни мирасыбызны тапшыру бара дияргә мөмкин”, дип сөйләде 107-нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова.

116нчы бакча балалары чыгыш ясый
116нчы бакча балалары чыгыш ясый

Республиканың санаулы мәктәпләрендә татар гаиләләреннән балалар туган телендә белем ала. Ана теле укытучыларының күбесе югары квалификацияле, үз эшен яратып башкаручылар. Алар дәресләрдән тыш та балаларны җырларга да, биергә дә өйрәтә. Әмма татар теле укытучыларына бу эшләрендә тиешле белеме булган музыкантлар, хореографлар, режиссерлар ярдәмгә килсә, тагын да нәтиҗәле эшләр башкарырга мөмкин булыр иде. “Әлегә болар татар теле укытучысының ихтыяҗына тукталып кала”, дип ачынып сөйләде Ижау шәһәренең 12-нче мәктәбе татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова. Укытучы дәресне дә уку стандартларына туры китереп оештырырга тиеш, шул ук вакытта милли тәрбия бирүне дә күз игътибарыннан чыгармаска омтыла. “Тагын укытучылар алдыннан милли тәрбия, милли мирасны саклау буенча тиешле документлар юлыбызны “себереп” барса иде”, диде Рәсимә ханым.

Милли сәясәт министры Лариса Буранова республикада гомер итүче һәр милләт үзенең гореф-гадәтләре нигезендә тормышын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төзи ала дигән фикерне җиткерде. Бу уңайдан ул үзен укыткан тарихчы удмурт галиме Владыкин сүзләрен искә алды.

Балезинодан фольклор коллективлар
Балезинодан фольклор коллективлар

Шунысы сөендерә – соңгы елларда нәкъ менә борынгы гореф-гадәтләребезне, онытылган бәйрәмнәребезне кайтаруга зур игътибар бирелә. Удмуртиянең берничә гасырлык үз тарихы булган татар авылларында алар сакланган. Мисал өчен, Балезино районы Кистем, Паюра авылларында борынгы җырларны онытмаганнар, солдат озату, боз кузгалганны каршылау кебек гадәтләр яшәештән төшеп калмаган. Удмуртия коллективларының Түгәрәк уен бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә ел да катнашулары да мәдәни мирасны сакларга омтылуның ачык мисалы.

“Асылъяр” ансамбле
“Асылъяр” ансамбле

Конференциягә килгән кунакларны, галимнәрне сокландырганы “Асылъяр” ансамбленең сәхнәләштергән күренеше булды. Ул борынгы уен-такмаклардан торды. Балалар чыгыш ясамады, сәхнәдә рәхәтләнеп уйнады дисәк, дөрес булыр. Алар үзләрен бик иркен тотты, димәк, борынгы уеннар, җырлар, такмаклар күңелләренә хуш килгән. Кыска гына вакыт эчендә ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова балалар белән нәтиҗәле эшләп булуын дәлилләде. Диләрә Шәрипова сүзләренчә, аларга борынгы җырларны өйрәнү бик ошый, яңа сүзләр өйрәнәләр, уеннарны беләләр.

Дөрес, шәһәрдәге татар гаиләләреннән балаларны бер коллективка җыеп булмый. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова 6нчы татар гимназиясе директоры Гөлчәчәк Әхмәтова белән уртак фикергә киләләр. Гимназиядә “Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова укучыларны туплап, алар белән дә эшли башлады.

“Асылъяр” ансамбле чыгышы
“Асылъяр” ансамбле чыгышы

Фольклор җыю максаты белән ансамбль республика авылларына чыгарга ниятли. Тик әлегә финанс мөмкинлекләр тоткарлый. Милли автономия бу мәсьәләдә дә ярдәм итәргә мөмкинлекләр эзли. Бу эшне башкарып чыгу нияте белән проект әзерли, аны яклап, грант алырга тырышачаклар.

“Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова хәзер үк коллективка йөрүче балаларга әби-бабаларыннан кызыклы җырлар, уеннар турында сорашып, яздырып алырга тәкъдим иткән.

Быел “Асылъяр” коллективы Татарстанның тарихи Болгар җирендә узган Түгәрәк уен фестивалендә катнашты. Җыелган халыкны гаҗәпләндереп кайтты яшь милләттәшләребез. Борынгы эскизларга нигезләнеп тегелгән костюмнар, балаларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, иң мөһиме, башкарган әсәрләре жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Милли мирасыбыз музейларда саклана

Республиканың Милли музей фондларында татар халкына багышланган сирәк әйберләр саклана. Алар арасында XVII-XVIII гасырда нәшер ителгән гарәп имлясы белән язылган китаплар саны байтак. “Даими эшләп килүче күргәзмәләрдә дә милли әйберләр белән танышырга мөмкин”, диде Милли музейның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева.

"Асылъяр" ансамбле чыгыш ясый
"Асылъяр" ансамбле чыгыш ясый

Милли җанлы милләттәшләребез дә татар халкының тормышын чагылдарган тарихи әйберләр тупланмасын да, Ижау татарлары хакында күп кенә мәгълүматларны да музейга тапшырган. Шундыйлардан Гата Котдусов дип билгеләде Резедә Әхмәтвәлива.

Мәдәният йортларында, авыл клубларында да милләттәшләребез борынгы җырларны саклап калу, үсеп килүче буынга тапшыруны максат итеп куя.

“Спартак” халыклар иҗаты йортында берничә милли коллектив бар. Әмма алар күбрәк бүгенге композиторлар әсәрләренә игътибар бирә. Авыз иҗатын эзләп, халыкка җиткерү алар алдында торган максат. "Әмма матди булмаган мирасны саклап калу һәм аны сәхнә күренешенә җиткерү өчен күп матди чыгымнар кирәк. Коллективлар милли киемнәр тектерү, уен кораллары белән тәэмин итү, музыкантлар, режиссерлар кирәк. Үзешчәннәр җырлыйлар гына", дип сөйләде “Спартак” халык иҗат йорты директоры Резедә Миркасыймова.

Шул ук таләпләрне татар теле укытучылары да куя. Рухи мирасны саклар өчен эзләнү генә аз. Борынгы мирасны барлап, аны яшь буынга җиткерергә, өйрәтергә кирәк.

Удмуртия татарлары мирасы турында фәнни хезмәтләр языла – аларның кайберләре шушы җыенда яңгырады да. Саклау мәсьәләсендә хөкүмәт кайгыртуы да кирәк. Шуңа да бу һәм башка проблемаларны хәл итүне дәүләт белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклеге дә куелды.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

Шул ук вакытта Удмуртия татарларының рухи мирасыбызны саклауда тәҗрибәсе дә бар. Әлеге темага багышланган бөтенрусия күләмендә җыенны Удмуртиядә уздырырга тәкъдим итте Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов. Ирек Шәрипов ике дистә еллап үзе дә Удмуртиядә эшләп китте. Шуңа да биредәге эшләр белән яхшы таныш.

Илфак Ибраһимов
Илфак Ибраһимов

Дөньяга сибелгән татарны берләштерүче һәм милли мирасыбыз белән таныштыручы басмалар арасында «Казан утлары» журналы зур урын алып тора. “Журналда халкыбызны рухи берләштерүче әдәби әсәрләр, шигырләр, борынгы риваятьләр дөнья күрә”, диде аның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов.

Җыенда рухи мирасны саклау һәм үсеп килүче буынга җиткерү проблемаларыфольклор байлыгыбызны күрсәтү белән үрелеп барды. Сәхнәне бакча яшендәге балалар да, өлкәннәр дә биләде. Рухи мирас шулай буыннан-буынга күчә, монда инде тәрбиячеләр һәм укытучыларның роле зур. Рухи мирасны кайтаруда "Татар кызы", "Татар җыры" бәйгеләре, "Чәкчәк" бәйрәме кебек гадәткә әверелгән чараларның да роле зур. Аларның эчтәлеге халкыбыз кыйммәтләрен барлауга юнәлтелеп уздырыла.

Җыенга татарлар тормышын яктырткан 15 минутлык фильм һәм махсус китап та чыгарылды.

XS
SM
MD
LG