Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмдүнә Тимергалиева: "Көч-куәтем әлегә җитә, киләчәге хәерле булсын"


Хәмдүнә Тимергалиева: "Көч-куәтем әлегә җитә, киләчәге хәерле булсын"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева Азатлыкка, кайбер өлкән җырчылардан аермалы буларак, үзенә карата игътибарның җитәрлек булуын әйтте. 12 гыйнварда Казан филармония залында Татарстан халык артистының юбилей концерты узды.

Тамашачылар үткән елларны җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваны телевидение-радио аша да, концертларда да даими күреп тордылар. Алдагы елларда да күрерләр дип ышаныйк. "Аллага шөкер, көч-куәтем җитәрлек, киләчәге хәерле булсын!", диде ул Азатлык радиосы белән сөйләшүдә.

Хәмдүнә ханымнан кайбер өлкән татар артист-җырчыларының тиешле игътибар юк, радио-телевидениене яшьләр басып алды, дигән сүзләре турында фикерен дә сораштык. "Игътибар юк дигән җырчылар үз заманында да игътибарсыз булдылар. Халык бит үзенең яраткан кешеләрен сайлый. Ул җырчылар элек сәхнәгә менгәндә дә халыкның мәхәббәтен яулый алмады. Җырлау бит әле ул җырчы дигән сүз түгел. Бик күп җырлыйлар. Әмма халык кабул иткән җырчылар бик аз. Зарланучы җырчыларга игътибар җитми дип утырасы юк, сәбәп үзләрендә. Шуңа күрә халык аларны онытты", ди Хәмдүнә Тимергалиева.

2014 ел азагында ул җырчы Салават Фәтхетдинов белән гастрольләрдә еш йөргән. Бу елның гыйнварында филармония залында иң элек Салават әфәнденең 55 яшьлек юбилей концертын үткәрсәләр, 12 гыйнварда Хәмдүнә Тимергалиеваның 65 яшьлек юбилей тамашасын уздыралар. Ул Салават Фәтхетдиновны кечкенәдән белүен, бер-берсенә хөрмәтле иҗатташ дустлар булуын әйтте.

"Салават халык белән исәпләшә, ул җырны акча эшләр өчен дип түгел, җырны җырлар өчен, җырны яратып җырлый. Күңеле чиста аның, җыр эчендә яши ул, менә шуңа да халык ярата аны", ди Тимергалиева.

12 гыйнварда үткән юбилей концертында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Хәмдүтә Тимергалиеваның түшенә "Фидакарь хезмәт өчен" дигән түштамга элде.

Җырчы 2015 елда да татар концертларында катнашырга, яшьләр белән, бигрәк тә Мөнир Рахмаев белән сәхнәдә бер-берсенә хыянәт итмичә чыгыш ясарга ниятли.

XS
SM
MD
LG