Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган документ


Владимир Путин (с), Ангела Меркель, Франсуа Олланд, Петр Порошенко
Владимир Путин (с), Ангела Меркель, Франсуа Олланд, Петр Порошенко

12 февральдә ОБСЕ, Украина, Русия, "ДНР", "ЛНР" вәкилләре "Мински килешүләрен тормышка ашыру юллары" дип аталган документ имзалады.

"Мински килешүләрен тормышка ашыру юллары" ​–​ Германия канцлеры Ангела Меркель, Франция президенты Франсуа Олланд, Украина президенты Петр Порошенко, Русия президенты Владимир Путинның Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган 14 сәгатьтән артыкка сузылган сөйләшүләре нәтиҗәсе.

"Мински килешүләрен тормышка ашыру юллары"

1. Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнарда ут ачуны кичекмичә туктату һәм 2015 елның 15 февраленнән (00 с.00 мин.) аны катгый үтәү.

2. Иминлек өлеше булдыру өчен ике якның да бөтен авыр коралларын 50 чакрымнан алып 140 чакрымга кадәр киңлектә, бертигез арага чигендерү.

- Украинаның авыр техникасы хәзерге кораллы низаг барган сызыклардан чигендерелә;

- Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнардагы (Русия яклы) кораллы берләшмәләр 19 сентябрьдәге Мински килешүе нигезендә күрсәтелгән сызыклардан чигендерелә.

Авыр хәрби техниканы күчерү ут ачу тукталганның икенче көненнән дә соңга калмыйча башланып, 14 көн эчендә төгәлләнергә тиеш.

Өч яклы сөйләшүләр төркеме ярдәмендә Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы бу эшкә җәлеп ителәчәк.

3. Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына бөтен техник җиһазларны, шул исәптән иярченнәр, пилотсыз очкычлар, радиолокация системаларын кулланып ут ачуны туктату һәм авыр коралны күчерүнең үтәлүен тикшерү өчен шартлар тудыру.

4. Гаскәрләр, авыр техника чигендерелгәннең беренче көненендә Украина кануннары һәм Украинаның "Донецки һәм Луһански өлкәләрендә аерым бер районнарда үзидарәнең вакытлыча тәртипләре" кануны нигезендә, җирле сайлаулар үткәрү турында һәм бу кануннар нигезендә әлеге районнарның киләчәге хакында сөйләшүләр башларга.

Кичекмичә, бу документ имзалангач 30 көннән дә соңга калмыйча, "Донецки һәм Луһански өлкәләрендә аерым бер районнарда үзидарәнең вакытлыча тәртипләре" канунына таянып, 2014 елның 19 сентябрендә Мински килешүе нигезендә билгеләнгән сызык нигезендә, үзгә тәртипнең кайларга керәчәге турында Украина Югары радасы карарын кабул итәргә.

5. Эзәрлекләү һәм җавапка тартуны тыйган канунны көчкә кертү юлы белән Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнарда булган вакыйгаларда катнашкан затларны ярлыкауны тәэмин итәргә.

6. "Барсын да барсына" принцибы нигезендә бөтен тотыкларны һәм канунсыз сак астына алынганнарны азат итүне һәм алмашуны тәэмин итәргә. Бу эш гаскәрләр күчерелгәннән соң биш көн эчендә төгәлләнергә тиеш.

7. Халыкара механизмнар нигезендә мохтаҗлар өчен булган һуманиатр ярдәмне китерү, тарату, саклауны тәэмин итәргә.

8. Социаль-иктисади элемтәләрне тулысынча торгызу, шул исәптән, пенсия һәм башка социаль түләүләр (акча күчү һәм керемнәр, коммуналь хисапларны барсын да вакытында каплау, Украинаның хокуки нигезендә салым системын торгызу) рәвешләрен билгеләү.

Бу максатлар өчен Украина низагка эләккән районнарда үзенең банк системасын торгыза һәм акча күчүләр җиңелләшсен өчен халыкара механизм да булдырылырга мөмкин.

9. Украина хөкүмәте низаг булган җирләрдәге дәүләт чигендә контрольне торгыза, бу эшләр җирле сайлаулар (Донецки һәм Луһански өлкәләренең аерым бер районнарында Украина кануны һәм Конституциясе нигезендә) узуга беренче көннән башланып, киңкүләм сәяси җайга салу тәмамлангач, 11нче маддә үтәлгән очракта Өч яклы сөйләшүләр төркеме кысаларында Донецки һәм Луһански өлкәләренең аерым бер районнары вәкилләре белән килешенеп, 2015 елның ахырына төгәлләнергә тиеш.

10. Бөтен чит илләрнең кораллы берләшмәләрен, хәрби техникасын һәм шулай ук ялланган сугышчыларны Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүендә Украина җирләреннән чыгару. Канунсыз төркемнәрне коралсызландыру.

11. 2015 ел ахырына төбәкләр вәкаләтләрен арттыруны күзаллаган яңа Конституция көчкә кергәнгә (Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнарның үзенчәлекләрен исәпкә алып) Украинада конституцион реформалар үткәрү һәм шулай ук 2015 ел ахырына кадәр искәрмәдә күрсәтелгән чараларга туры китереп, Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнарның үзгә статусы турында вакыты чикләнмәгән канун кабул итү.

12. "Донецки һәм Луһански өлкәләрендә аерым бер районнарда үзидарәнең вакытлыча тәртипләре" кануны нигезендә җирле сайлауларга караган сораулар, Өч яклы сөйләшүләр төркеме кысаларында, әлеге район вәкилләре белән тикшереләчәк һәм килештереләчәк. Сайлаулар Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы күзәтүендә, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы станлартларына туры китереп үткәрелә.

13. Мински килешүен үтәү өчен эшче төркемнәр дә булдырып, Өч яклы сөйләшүләр төркеме эшчәнлеген көчәйтү.

Искәрмә:

"Донецки һәм Луһански өлкәләрендә аерым бер районнарда үзидарәнең вакытлыча тәртипләре кануны" нигезендә чаралар боларны үз эченә ала:

- Донецки һәм Луһански өлкәләрендә аерым бер районнардагы вакыйгалар белән бәйләнештәге затларны җәзага тартудан, эзәрлекләүдән азат итү һәм аларны түбәнсетмәү;

- тел мәсьәләсендә үзбилгеләнү хокукы;

- Донецки һәм Луһански өлкәләрендә аерым бер районнарда прокуратура һәм мәхкәмә башлыкларын билгеләгәндә җирле үзидарә оешмаларның да катнашуы;

- үзәктәге башкарма хакимият оешмаларының Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнарның җирле үзидарәсендәге шундый ук оешмалар белән икътисади, социаль һәм мәдәни килешүләр төзү мөмкинлеге булу;

- дәүләт Донецки һәм Луһански өлкәләрендә аерым бер районнарда социаль-икътисади үсешкә яртәм итә;

- үзәк хакимият органнары Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнарның Русиядәге өлкәләр һәм төбәкләр белән хезмәттәшлегенә булыша;

- Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге аерым бер районнарда тәртип урнаштыруда ярдәм итү өчен, андагы җирле шуралар карары нигезендә, халык милициясе отрядлары төзү;

- вакытыннан элек булган сайлауларда сайланган җирле шура депутатларының, канун нигезендә Украина Югары радасы билгеләгән җитәкчеләрнең вәкаләтләре вакытыннан элек бетерелә алмый.

Документны Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус вәкиле Һайди Тальявини, Украинаның элекке президенты Леонид Кучма, Русиянең Украинадагы илчесе Михаил Зурабов, "ДНР" һәм "ЛНР" җитәкчеләре Александр Захарченко белән Игорь Плотницкий имзалаган.

XS
SM
MD
LG