Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матурланган Болгар урысларның да күзен кызыктыра


Болгар элек православ шәһәре булган дигән дәгъвалар артканнан-арта. Инде чуашлар гына түгел, хәтта Болгар чорында булмаган урыслар да анда үз ата-бабалары яшәгәнен белдерә. Белгечләр фикеренчә, төзекләндерелгән, ЮНЕСКОның тарихи мирас исемлегенә кергән шәһәрчеккә кызыгучылар арта.

Бер яктан, Шәһри Болгарны инетрнетта, мәгълүмат чаралары аша һәм шулай ук кайбер галимнәр дә элекке православ җирләр дип дәллилләргә тырышсалар, икенче яктан, шул тирәләргә урыс гыйбадәтханәләре төзеп аңа христиан рухы өрергә тырышалар.

"Күпләр ничек кенә уйламасын, әмма Болгар православ шәһәр. Анда православие тамырлары тирәнгә китә, чөнки болгарлар килгәнче IV-VII гасырда анда этник славяннар яшәгән. Шуңа православ урыслар монда татарларга кадәр инде күптән яшәгән”, дип яза нигездә Болгарны пропагандалаган бер интернет сәхифә.

Кайберләре монда Имән Кискә (Именьковский) культурасын искә ала. IV-VII гасырда Урта Идел буе, ягъни Самар өлкәсе, Татарстан, Ульян өлкәсе тирәләрендә әлеге мәдәнияткә караган кабиләләр яшәгәнлеге әйтелә. Әлеге мәдәният үз исемен Лаеш районында урнашкан Именьково авылыннан алган. Имеш VII гасырның икенче яртысында бу урыннарга болгарлар килгәч, Имән Кискә культурасына караучылар юкка чыкканы әйтелә. Аларның кемнәр булганы турында төрле бәхәсләр бара.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Тарих институты мөдире, тыюлыкны төзекләндерү белән шөгыльләнүче "Яңарыш" фондының экспертлар шурасына кергән Рафаил Хәкимов Болгар Батуханның башкаласы булганлыгын әйтә.

"Имән Кискә культурасы кемгә кагыла, анда нинди халык яшәгәнен беркем дә белми. Ул борынгы Иран халкына карыйдыр, әмма ул урыска берничек тә кагылмый. Ул вакытта урыс, гомумән, славян юк иде. Алар әле Сербия артында яшиләр иде.

Без бүген күргән Болгар яки хәрабәләр алар инде Батухан заманында корылган. Аларда православиягә кагылышлы берни дә юк. Булган чиркәүләр Русия империясе чорында гына салынган. Болай ул инде безнең башкала", ди Хәкимов.

Хәкимов чуашларның болгарлардан килеп чыгышында хаклык барлыгын әйтә.

"Әмма анда берничә кабилә булган. Сувар дигәне инде чуашка туры килә. Болгар матурланды, ЮНЕСКОга керттеләр, эш эшләнде. Аның тирәсендә үз-үзен күрсәтергә теләүчеләр бар. Шул гына", ди ул.

"Славян урыс дигәнне аңлатмый"

Бу өлкәгә кагылышлы фәнни эш язган тарихчы Искәндәр Измайлов Болгарда борынгы вакытта славян телле халыклар яшәгән һәм шул славяннарны урыслар белән бәйләү тырышлыклары булуын әйтә.

"Әмма славяннарга шул ук чехлар да керә. Аларның урыска ни катнашы бар. Монда бәлкем славян телендә сөйләшкән кешеләр яшәгәндер дә, әмма бу әле алар урыс дигәнне аңлатмый. Безгә билгеле булганча, әлеге кешеләр бик катлаулы телдә сөйләшкән. Беларус һәм Литва чигендә кайбер авылларда әле шул телдә сөйләшүләр булган, әмма аларны урыслар бөтенләй аңламаган.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

Чуашларга килгәндә, бу инде күптәнге сөйләшү. Анда шулай ук юкны бар итеп күрсәтү тырышлыклары күренә. Чуашлар XVIII гасырга кадәр мәҗүси булган һәм алар мөселман Болгары мирасына берничек тә бәйле түгел. Шуңа күрә алар тел нигезендә без болгарлар, ә динне югалттык, чөнки татарлардан качтык дип бара. Әгәр сез монгол татарлары һөҗүменнән качкансыз икән, сезнең бу татарлар булдырган һәйкәлләргә ни катнашыгыз бар дияргә кала? Шуңа бу мираска дәгъва кылмагыз.

Гыйбадәт йортларына килгәндә, шәһәр читендәге чиркәүләр XII-XIV гасырда булган, әмма ул, мөгаен, әрмәннәрнеке булгандыр. Анда шулай ук монофизит зираты да булган. Монда аларның зиратлары һәм анда сакланган кабер ташлары да бар.

Болгар туристик үзәккә әйләнү сәбәпле, бөтенесе үзенеке итмәкче. Үзләрендә булдырыр урынга, алар әзерне генә алырга тели. Чуашстанда мондый һәйкәлләр гомумән юк", ди ул.

"Казаклар бистәсе" төзелә

Бу көннәрдә тарихи тыюлыктан тугыз чакрымлап ераклыкта гына Ржавец авылында "Казаклар бистәсе" ("Казачья слобода") төзеп яталар. Бу эшләргә Болгардагы Изге Авраамиевски чиркәве атакае, Казан-Татарстан митрополиясенең казаклар белән эшләү бүлеге башлыгы Анастасий Головин җитәкчелек итә.

"Казаклар бистәсе"нең макеты
"Казаклар бистәсе"нең макеты

"Без гыйбадәт кылу урыны (часовня) төзедек инде. Мунча да салдык. Алар барсы да агачтан. Бүген тагын һәркайсы 40 дүрткел метр булган дүрт бура бурадык. Алары өйләр өчен. Бакча утырта башладык, аның өчен ике грант оттык. Балалар мәйданчыгы да сатып алдык. Мөгаен, 15-20 процент (бистәнең) әзер дип әйтергә буладыр", ди Головин.

Аның сүзләренчә, "Казаклар бистәсе" 1,5 һектар җирне биләячәк, әле күп нәрсәләр төзисе бар. Бу җирләр чиркәүнеке түгел, ә Болгардагы казаклар оешмасы аны озак вакытка арендага алган, ди Головин.

Болгар тыюлыгы тирәсендә чиркәү рухы аңкып торган корылмаларның барлыкка килүен татар-мөселманнар күңелләре белән авыр кабул итәргә, ханлык чорларында монда тормыш хәзерге тыюлык булган урыннарда гына түгел, ә тирә-юньдә дә кайнаган дип уйлаучылар да булырга мөмкин. Әлеге җитди мәсьәләгә килгәндә, Головин бу эшләрдә чиркәүнең катнашын йомарга, бистәнең теге йә бу дингә, милләткә карамавын белдерергә тырышты.

Анастасий Головин
Анастасий Головин

"Мин аны тулысынча христиан рухында димәс идем. Казаклар оешмасы үзләренең низамнамәләре нигезендә урыс православ чиркәвенә дә карамый. Мондагы казаклар җәмгыятендә православлар булган кебек үк, мөселман-татарлар да бар. Шуңа күрә часовня белән янәшә тагын ни дә булса төзү турында уйлашырбыз. Бәлки берәр стелла, йә башка нәрсә кую турында мондагы имам белән сөйләшербез. Без аны (бистәне) теге йә бу дингә, милләткә карамаган итеп, ә ил бердәмлеге рухында күрәсебез килә", ди Головин.

Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур Коръән китабы хәзер Болгарда саклана. "Казаклар бистәсе"дә үз чиратында "иң-иң"нән калышмаска тырыша. Монда Гиннесның рекордлар китабына кертелердәй дөньядагы иң зур кылычны ясап куймакчы булалар. "Аның нихәлдә икәнен әйтә алмыйм, бу кылыч белән казаклар шөгыльләнә", диде Азатлыкка Головин. Кылычның туристлар җәлеп итү өчен уйланган проект икәнлеген дә өстәде ул.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Тарихчы Нурулла Гариф Шәһри Болгар тирәсендә "Казаклар бистәсе" коруны бүгенге Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт белән бер төендә дип белдерә.

"Без бүгенге көндә Русиянең сугыш чоры яисә аңа әзерлек алып барылган вакытында яшибез. Чикләрнең кагылгысыз булганлыгын раслаган дөньяви кагыйдәләр 1945 елдан соң беренче тапкыр бозылды. Мин Украинада барган вакыйгаларны әйтәм. Моны Америка да, Украинадан соң алгы фронтта калган Европа илләре дә кичермәячәк. Украина һәм Кырым вакыйгаларында бер кемдә артка чигенергә җыенмый. Алда, без белмәгән әлләни төрле әзерлекле һәм уйланылган планнар бардыр әле...

Шул сәбәпле бүгенге көндә Русия дәүләте тарафыннан алып барылган сәясәткә туры килгән барлык чаралар да хуплана һәм яклана. Шул исәптән "Казаклар бистәсе" кебекләре дә. Аңа ризасызлык белдерә башласалар, каршы килүчеләр белән прократура шөгыльләнәчәк. Казакларны туплау эше кебек алымнар бигрәк тә мөселманнар яшәгән төбәктә алып барыла. Алар үз артларында яклаучы буларак дәүләт структуралары торгаын яхшы аңлый һәм моннан файдалана. Вакыйгалар бик тиз үзгәрү сәбәпле, иртәге көннең нинди үзгәрешләр алып киләсен фаразлау кыен түгел. Көннән-көн иктисади кыенлыклар да чабудан ныграк тарта...

Иктисади авырлык чагында эшләп ашаү, көндәшлек заманы килә. "Казаклар бистәсе" үз көнен ничек күрер? Киләчәктә аларның ничек яшәүләрен, үзләренең тотышын күрергә кирәк. Алар татарның тибрәлгән бишеге Болгар төбәгендә үзләрен ничек тотар, нинди сәясәт алып барыр? Без моны күрергә тиеш. Аннан чыгып нәтәҗиләр ясалыр", ди Нурулла Гариф.

Головин исә үз ягыннан "Казаклар бистәсе"ндәге гамәлләрне Русия президенты хуплаганны әйтә. "Казаклар бистәсе"ндәге часовняга "Донской" Изге Ана иконасы куелачак һәм ул анда иң изге әйбер булачак дип белдерелә. "Без аны (иконаны) Мәскәүдәге монастырьда Русия президенты һәм Патриарх катнашында изгеләштердек. Русия президентына без үзебезнең кайдан һәм нинди максат белән килүебезне дә әйттек. Бу проект ("Казаклар бистәсе") аның игътибарында", ди Головин.

XS
SM
MD
LG