Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә намзәтләр тамашачы белән очрашты


Тукай бүләгенә намзәтләр тамашачы белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

2015 елгы Тукай бүләгенә намзәт итеп күрсәтелгәннәр 2 апрельдә Казанда тамашачы белән очрашты. Тукай музеенда узган чарада намзәтләр үз әсәрләрен танытты. Араларыннан кайберләре Азатлык сорауларын җаваплаудан баш тартты.

Халык белән очрашуга быелгы Тукай премиясенә намзәтләр арасыннан язучы Камил Кәримов, шагыйрь Ләбиб Лерон, дин әһеле Харис Салихов, кино төшерүче Илдар Матуров, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет төркеме вәкилләре, шагыйрь Рафис Корбан, рәссам Ирина Колмогорцева килде. Язучы Клара Булатова катнашмады.

Чара, һәр намзәтнең үз әсәрен танытуы белән үтте. Кемдер яшьләй вафат булган Тукайны кызганды, кемдер үз шигырен сөйләде, кемдер премиягә намзәт булган китапларын танытты.

Күпләр үз чыгышларын татарча алып барды. "Туфан-Туфан инде ул" документаль фильмы өчен быелгы Тукай премиясенә намзәт итеп күрсәтелгән Илдар Матуровның, арабызда кайберәүләр татарча белми дигән сәбәп белән урыс телендә ясаган чыгышыннан соң тыңлаучылар туган телендә сөйләмәгән өчен Матуровны шелтәләп алды. Залдан, "Беренче урында татар теле булырга тиеш. Ни өчен сез ике-өч кешене хөрмәт итәсез, ә зал тулы кешене хөрмәт итмисез?", дигән сораулар Матуровка аталды. Бу сорауларга җавап табылмады.

Кайбер намзәтләр Азатлык биргән "Сез читтән караганда үзегезне Тукай премиясенә лаек дип табасызмы?", дигән сорауны да җавапсыз калдырды. Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан исә бу сорау яңгырар-яңгырамас аны провакатив сорау дип атады. Гади генә сорауга гади генә җавап бирүдән баш тарткан Тукай премиясе намзәте Корбан әлеге сорауны ни өчен провакатив дип атавын да аңлатмады.

Аның каравы язучы Камил Кәримов, үзләрен Татарстан язучылар берлегенең бу бүләккә тәкъдим итүен һәм үзләренең иҗатын бәяләвен, бу премиягә беркемнең дә үз башына гына чыгып мине Тукай бүләгенә тәкъдим итегез дип кычкырып йөри алмавы турында әйтеп, Азатлык соравына матур гына җавап биреп куйды.

Белешмә: Бу елның 19 мартында Тукай бүләге комиссиясе 2015 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.

Клара Булатова. "Келәү", "Сәяхәтнамәләр", "Кояшка йөз белән" китаплары өчен.

Камил Кәримов. "Уен", "Игезәкләр йолдызлыгы", "Ком сәгате", "Сакау күке" китаплары өчен.

Рәфис Корбан. Шигырьләр җыентыгы өчен.

Ләбиб Лерон. (Лемон Леронов). "Бәхеткә биш минут", "Сөяксез тел", "Җил көймәсе" китаплары өчен.

Харис Салихов. "Дин вә фән" (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре), "А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе" әсәрләре өчен.

Ирина Колмогорцева. "Казан һәм Габдулла Тукай" сериясеннән рәсемнәре өчен.

Илдар Матуров. "Моя линия фронта", "Туфан – Туфан инде ул" документаль фильмнары өчен.

Опера һәм балет театры иҗат төркеме. "Алтын Урда" балеты өчен.

Әлеге намзәтләр арасында "Быелгы Тукай бүләген кемгә бирер идегез", дигән Азатлык сораштыруында 2 апрельгә булган нәтиҗәләргә карасак, беренче урында 57,9 % белән Ләбиб Лерон, икенче урында 22,3 % күрсәткеч белән Клара Булатова, өченче урында исә 6.3 % белән Камил Кәримов бара.

2015 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген кемнәр алуы 26 апрельдә Тукай туган көндә шигрият бәйрәмендә игълан ителә. Бүләкләр үз ияләренә 30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә тапшырыла.

XS
SM
MD
LG