Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан укучылары заманча уен-әсбапларны татарчалаштыра


Казанда лицей укучылары заманча уен әсбапларны татарчалаштыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

24 апрельдә Казанның 2нче лицей-интернатында Туган тел көне һәм фән бәйрәме кысаларында укучылар татарчалаштырган уен-әсбапларын күрсәттеләр. Лицей мөгаллиме Рашат Якупов белдергәнчә, укучылар бу эшкә үзләре кызыксынып алынган.

Укучылар очрашуга җитди әзерләнгән иде. Алар азот газын кулланып тәҗрибәләр үткәрде, фәнни сайтларны, кызыклы комиксларны татар теленә тәрҗемә итүләрен күрсәтте. Шулай ук, киләчәк буын яшьләре татар телен яхшы өйрәнсен өчен дөньякүләм популяр компьютер уеннарын татарчалаштырулары хакында сөйләде. Лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов белдергәнчә, укучылар бу эшкә үзләре кызыксынып алынган.

"Без балаларны укыту процессында кызыксындырыр өчен аларга төрле-төрле шундый кызыклы проектлар эшләргә әйтәбез. Беренче чиратта алар үзләре тәкъдим итәләр. Татар телендә нәрсә җитми, нәрсә карарга теләр идегез дип тәкъдим итәбез. Алар үзләре үз фикерләрен әйтеп бу эшкә тотыналар”, ди Рашат Якупов.

Бүгенге көндә чит ил яки рус фильмнарын, уеннарны татарча карау мөмкинлеге бик аз. Шул сәбәпле лицей укучылары аларны татарчалаштырып, теләгән һәркем куллана алсын өчен интернет челтәренә элә, шул ук вакытта үзләренең белемнәрен камильләштерә икән.

“Егетләр, әйдәгез, без трейлерларга татарча субтитрлар ясыйк дигән тәкъдим белән чыктылар һәм бу проектны башкардылар. Шулай ук, мәсәлән, төрле формадагы уеннарны үзгәрттеләр. Бер яктан, бу эш вакытында аларның татар теленә мәхәббәте, кызыксынулары уяна. Алар өчен шактый кызыклы процесс бара. Шул ук вакытта, укучылар үзләренең татар телен камильләштерәләр дә, тәрҗемә итеп, ниндидер яңа сүзләр, яңа проектлар турында беләләр. Һәм иң мөһиме – татар телендә файдалы, ниндидер кызыклы, яңа продукт чыгаралар. Без аны бары тик безнең лицей кысаларында гына түгел, гомумән интернетка урнаштырып төрле-төрле башка урыннарга таратырга тырышабыз. Сайтлар булсынмы, сүзлекчәләр булсынмы, төрле кызыклы журналлар, без моның барсын да татар теленең кулланылыш даирәләрен киңәйтү юнәлешендә эш алып барабыз”, ди Рашат.

Казанның 2нче лицеендагы әлеге татарчалаштырылган фәнни күргәзмәне укучылар 26 апрель – Тукай туган көнне дә күрсәтергә, проектлары хакында сөйләргә җыена. Бу көнне Казанлылар үзләре үк килеп карый ала, ди мөгаллимнәре.

XS
SM
MD
LG