Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баулыда базар җәнҗалыннан соң Зәйнулла бабай җан биргән


Урам базары (архив фотосы)
Урам базары (архив фотосы)

Татарстанның Баулы шәһәрендәге базарда бәрәңге сатып торган 82 яшьлек Зәйнулла Әбрәевтан салым җыючы Роберт Сәлимов дорфа рәвештә 50 сум акча таләп иткән. Үзәк базардан куып чыгарылган бабай нәтиҗәдә йөрәк өянәгеннән җан биргән.

Җәнҗал 16 майда купкан. Татарстанның Баулы шәһәренең Үзәк базары тирәсендә пенсионер, әби-чәбиләр өчен үзләре җитештергән тауарны сатарга мөмкинлек бар. Алар өчен аерым бер урын бүлеп бирелгән. Биредә еш кына Зәйнулла Әбрәев үз бакчасында үстергән, кыштан артып калган бәрәңгесен сата торган булган. Базар хакимияте бер квадрат мәйданда сату иткән өчен 50 сум акча алган. Шул көнне аңардан акчаны түләргә сораганнар. Бабай: “Мин – пенсионер, бәрәңге минем 15 сутый җирдә үстерелә, андыйлардан акча алынмый”, дигән. Ләкин акча җыючы Роберт Сәлимовны мондый җавап канәгатьләндермәгән. Ул йә түлә, йә урыны бушат дип төрле сүзләр белән аны базардан куып чыгарган. Нәтиҗәдә бабай өенә кайткан һәм шунда йөрәк өянәге белән район хастаханәсенең реанимациясенә элеккән. Зәйнулла бабай Әбрәев 19 майда җан биргән, 20 майда җирләгәннәр.

Бу очрак турында эшмәкәр Инга Әхмәтҗанова белән аның кызы Элина ачып салган, алар җәмәгатьчелекнең моңа игътибарын җәлеп итәргә тели. Вконтакте социаль челтәрендәге “Бавлы Вконтакте” дигән сәхифәдә, кеше гомере 50 сум торамы, дип бәхәс бара.

Инга Әхмәтҗанова әйтүенчә, Баулы базар хакимиятенең тупас кыйланулары беренче түгел, Зәйнулла бабай сәламәтлегенә зарланмаган, аңа үзенә дә басым ясауларын әйтә.

“Захар бабай базарга еш чыга иде. Баксаң, исеме Зәйнулла икән. Бик пөхтә, ипле бабай иде. Пенсиясе дә начар булмагандыр, әмма аның авызыннан әбием авырый, йөри алмый, урын өстендә ята, аңа кыйммәтле дарулар кирәк дип әйткәнен хәтерлим. Матур, бай тормыштан, кызык өчен чыкмаган инде ул базарга. Барыбызны да нужа йөртә.

Базарда үз хуҗалыгында җитештерелгән тауарны пенсионерларга сатарга рөхсәт ителә. Бу турыда район газетасында игълан да булды. Акча алынмый диелгән. Андыйлар өчен базар территориясендә махсус урын да бар. Үзләрендә җитештергән тауарны сатуга күз йомалар иде күп очракта. Менә мин дә помидор, кәбестә, чәчкә үсентеләрен сатам. Әмма бермәл питомниктан гөлчәчәк чәчкәләрен саттым, миннән акча сорадылар, түләдем.

Ә бу юлы, иртәнге як иде ул, 8 белән 9 арасы. Мин дә торам, Зәйнулла бабай да, башкалар да. Карыйм, базар салымын җыючы Роберт Сәлимов килә. Ул аның янына килеп басты да: “Бик күптәннән торасың, баеп беттең инде, акчаны түлә, күпме сатарга була?”, дип ямьсез сөйләште. Бабай да җавапсыз калмады: “Мин – пенсионер, ветеран. Миңа ярый, бәрәңгене үзем үстерәм. Теләсәң, килеп кара, 15 сутый җирдә үзем тырышып үстерәм”, диде. “Нинди ветеран ди син? Әйдә, тот та чиләкләреңне, ычкын моннан. Акчаң юк икән, торма монда”, дип эт итеп сүкте. Бабай агарынды. Мин “Китмә, тор, сине куарга хокукы юк”, дим. Зәйнулла бабай: “Кызым, кысылма”, диде. Әмма ул: “Мин моны болай гына калдырмыйм. Шикаять итәм”, дип җыенып чыгып китте. Ә Роберт Сәлимов: “Теләсә кемгә эләклә!” дип артыннан кычкырып калды. Мин дә шунда идем. Ул кайтып китте.

Сәламәтлегенә зарланмады, чөнки кайчак миңа да үсентеләрне ташышырга ярдәм итә иде. Димәк, чирле булмаган ул. Хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән. Шул көнне базар кешеләреннән сүгелеп хурланып кайтып егылган, инфаркт белән китеп барды бабай.

Баулы шәһәрендәге базар – шәхси милек. Анда аренда өчен базар хуҗасының энесе Роберт Сәлимов акча җыеп йөри. Әллә бар аның хокукы, әллә юк. Ул да яшь кеше түгел бит. Кешеләр белән бик дорфа сөйләшә, мине дә этеп-төртеп чыгарган вакытлар булды. Бу очракка кадәр бер атна элек дәлия чәчәкләренең бәрәңгесен сатып торучы Миша бабайга да Роберт Сәлимов каныкты. Аны яклап чыктым, әмма миңа ябырылдылар. Ничек булдырдым – шулай талаштым. Ә менә хәзер кеше үлеме белән тәмамланды. Зәйнулла бабай китеп барганын ишеткәч, егылып китә яздым, Робертка: “Син – кеше үтерүче” дип кычкырдым, шул сүзләрем өчен янады, телең озын, җавап бирәчәксең, дип куркытты. Түзәрлек әмәлем юк. Барысы да белсен бу очракны, оятларына көч төшсен”, дип сөйләде Инга.

“Бавлы Вконтакте” сәхифәсендә кешеләр базар хакимиятен утлы табада сикертә. 50 сумга калганмы алар, дип сорау куя. “Импортозамещение, үзебездә җитештерелгән сыйфатлы тауар сатарга кирәк дип авыз суларын корытып сөйләгәндә, бил бөгеп, тирен түгеп эшләүчеләргә сатарга көн юк” дип тәнкыйтьлиләр. Мәрхүм бабайның урын өстендә ятучы әбигә ярдәм йөзеннән хисап ачылган, кешеләр үзара аңа ярдәм итик дип берләшкән, кем ничек булдыра, шулкадәр акча күчерә. Интернетта халык базар хуҗалары, Баулы шәһәре, районы хакимиятенә оят булсын дип үзара фикерләшә.

Зәйнулла бабай белән Кәримә әбинең кызлары Тәкъминә Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә яши. Алар әниләрен үзләренә алып китәбез дигәннәр. Әлеге вакытта алар әниләре Кәримә әби янында. Хисап номерын ачуга каршы булсалар да, җәмәгатьчелек алардан каршы килмәүләрен үтенгән. Мәрхүмнең туганнары бу очракны тикшерү өчен прокуратурага гариза язамы, юкмы – билгесез. Алар белән элемтәгә кереп булмады әлегә.

Мондый очракка ошаган хәл быел 3 февральдә Крондштат шәһәрендә булды. Ленинград блокадасы ветераны, 81 яшьлек Рауза Галимова “Магнит” кибетендә май урлаган дип полициягә озатылды. Татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады – җан бирде. Бу очрак зур шау-шу куптарды. Уздырылган тикшерүләрдән соң мәрхүмә гаепсез дип табылды, ул май өчен акчасын түләргә әзер булганы, әмма кибет хезмәткәрләре аның сүзләрен исәпкә алып тормыйча полиция чакыртканы, шунда тизрәк озатып котылырга теләүләре ачыкланды.

XS
SM
MD
LG