Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Саакашвили Одесса губернаторы итеп билгеләнде


Украина президенты Петр Порошенко (с) һәм Одесса өлкәсенең яңа губернаторы Михаил Саакашвили, 2015 елның 30 мае
Украина президенты Петр Порошенко (с) һәм Одесса өлкәсенең яңа губернаторы Михаил Саакашвили, 2015 елның 30 мае

Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвили Украина ватандашлыгын алып Одесса өлкәсе губернаторы вазифаларына кереште.

Украина президенты Петр Порошенко Одесса өлкәсе хакимияте белән очрашуда яңа губернатор итеп Михаил Саакашвилине тәкъдим итте.

"Саакашвилине бу вазифага өстерәп китермәдем. Карарны үзе кабул итте. Украинада олигархлар хакимияте булмаячак. Тәртип урнашачак! Бу Одесса өлкәсенең яңа губернаторы алдында куелган максатларның берсе. Украинаның үз юлы, Грузия безгә сабак булды", дип язды Порошенко Тветтер челтәрендә.

Президент Одесса өлкәсен Киев ярдәменә мохтаҗ булмаган чәчәк аткан өлкә итеп күрергә теләгәнен белдерде. Саакашвили губернатор итеп билгеләнгәннән соң Одессаны "кара диңгез башкаласы" итәргә вәгъдә итте. Җомга көнне Михаил Саакашвилига Украина ватандашлыгы бирелүе хәбәр ителде.

2014 елның маенда Украина президенты вазифасына керешкәннән бирле Порошенко хакимияткә чит илләрдән берничә кешене китерде. Финанс министры итеп АКШ ватандашы Наталия Яресько, сәламәтлек саклау министры итеп Грузия ватандашы Александр Квиташвили, икътисади үсеш һәм сәүдә министры итеп Литвадан Айварас Абромавичус билгеләнде.

2014 елның августында Грузия прокуратурасы Саакашвилига дәүләт акчаларын урлауда гаепләү белдереп аны эзләүне игълан итте. Элекке президент шулай ук 2005 елда парламент депутатын кыйнауда гаепләнә.

2013 елда Саакашвили Грузиянең яңа җитәкчелегенең Русия белән мөнәсәбәтләрен яхшырту хыялын "беркатлылык" дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG