Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили: Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту мөмкин түгел


Михаили Саакашвили һәлак булган Грузия хәрбиләрен искә алу җыенында
Михаили Саакашвили һәлак булган Грузия хәрбиләрен искә алу җыенында
Грузия президенты Михаил Саакашвили илнең яңа җитәкчелегенең Русия белән мөнәсәбәтләрен яхшырту хыялын “беркатлылык” дип атады.

Саакашвили моны Русия-Грузия сугышының бишьеллыгы көнендә “Рустави-2” телевидениесенә интервьюда әйтте.

Саакашвили әйтүенчә, ул үзен “бүре янындагы бәрән кебек хис иткән, әмма бүре беркайчан да бәрәнгә яхшы мөнәсәбәттә булмаячак, шуңа күрә Грузия Европага йөз тотарга тиеш”.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Грузия телевидениесенә интервьюда Тифлис төбәктә 2008 елның августыннан соңгы вәзгыятьне танырга тиеш, диде. Медведев тагын бер мәртәбә ул сугыш өчен Грузия җитәкчелеген гаепләде һәм Русия сепаратист Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген тану карарыннан баш тартсын өчен бернинди сәбәп күрмәвен әйтте.

Грузия хакимиятләре илнең бер өлеше Русия оккупациясендә дип белдерә һәм ул җирләрне Грузиягә кайтаруны таләп итә. 2008 елгы сугыштан соң Грузия Русия белән дипломатик бәйләнешләрен өзде.
XS
SM
MD
LG