Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл һәм Илдар дуэты: "Без сәясәт белән шөгыльләнмибез"


Гүзәл һәм Илдар дуэты: "Без сәясәт белән шөгыльләнмибез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

Гүзәл һәм Илдар дуэты: "Без сәясәт белән шөгыльләнмибез"

Билгеле җырчылар Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова ноябрьдә Казанда үтәчәк концертлары алдыннан матбугат очрашуы үткәрде.

Татар эстрадасында Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов иң күп концертлар куючы популяр җырчылар санала. 26 октябрь Казанда үткән матбугат очрашуында журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов "Гүзәл, ничек ай саен Русиянең төрле почмагында көнгә икешәр, айга берничә дистәдән артык тамаша куеп кайтасыз, ничек түзәсез мондый режимга?" дип гаҗәпләнеп сорады. "Без аңа ияләнгән инде, тамашачы, халкыбыз өчен дип иҗат итәбез”, диде җавап итеп Гүзәл Уразова.

6, 7, 8 ноябрьдә Казанда үтәчәк концертларында Гүзәл белән Илдар Хәкимов үз җырлары аша татар телен саклап калуны, гаиләгә, балаларга мәхәббәт хисен җиткерергә тырышачакларын әйттеләр.

Башкаладагы концертлар алдыннан дуэт Русиянең шәһәр һәм районнарында зур гастроль турын тәмамлаган. Җырчылар сүзләренчә, татарлар күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә дә концертлар аншлаг белән узган.

“Бүгенге көндә без горурланып урыс милләтенә дә татарчага өйрәтәбез дип әйтә алабыз” ди Гүзәл Уразова.

“Концертларыбыздагы тамашачының 30-40%ы урыс халкы. Чит төбәкләрне алсак, әйтик Пермь, Екатеринбург өлкәләрендә бик күп катнаш гаиләләр, шуңа да карамастан концертларыбызга алар бергә килә, җырларыбызны бергә тыңлый.

Кешене татарча өйрәтәм дип кенә булмый, аны телгә мавыктырырга, җәлеп итәргә кирәк. Без бу эшчәнлекне инде 12 ел алып барабыз”, ди Илдар Хәкимов.

Азатлык хәбәрчесе җырчыларга “Дөньяда, Русиядә, Татарстанда барган вакыйгаларга тамашаларыгызда Салават Фәтхединов кебек фикер белдерәсезме (ул бер әңгәмәсендә җырчыларны күпмедер дәрәҗәдә сәясәтчеләр диде), сәхнәдән нинди сәясәт алып барасыз?” дигән сорау бирде. Җавапны Илдар Хәкимов бирде.

“Безнең җыр эшчәнлегебездә бернинди сәясәт тә юк, без җырларыбызда һәрвакыт гаилә, бәхет, тормыш, мәхәббәт темаларын яктыртабыз. Күпләр безне үрнәк гаилә ди. Шушы үрнәклекне сәхнәдән халыкка, тамашачыга күрсәтергә тырышабыз. Артистлар арасында депутат булып киткәннәре дә бар, ләкин без әлеге өлкәдән читтәрәк. Әлбәттә, безнең һәрбер мәсьәләгә, илдә барган вакыйгаларга үз фикеребез бар. Ләкин Салават Фәтхетдинов кебек эш итәргә иртә дип уйлыйбыз, әйе, безнең үз карашларыбыз бар, аларны беркемгә дә мәҗбүриләп такмыйбыз. Гомумән алганда, сәясәткә кысылуның кирәген дә тапмыйбыз. Эстрададан, спорттан, шоубизнестан сәясәткә кергән кешеләргә халыкның карашы башка булырга мөмкин. Әлегә бу безгә кирәкми, безнең өчен иң мөһиме - гаиләләрнең нык булуы”, диде ул.

Гүзәл белән Илдар җырлап кына калмыйча, үзләре турында татарча китап чыгару белән дә шөгельләнәләр икән. “Бәхет бит ул” дип исемләнгән икенче китаплары дөнья күргән.

“Үзебезгә акча эшләү өчен чыгармадык бу китапларны, күбрәк имидж булдыру теләге белән башкарылды. Бүген еш кына китап укучылар әзәйде дибез. Чыннан бу шулай, китапны без татар телендә бастырдык һәм концерт үткәргән җирләрдә сатабыз. Китапның сатылуына карап, яшьләр татар телендә бик укымый, татар телен оныта башлады дип әйтә алабыз. Ләкин шуңа да карамастан, без китап бастыруны дәвам итәчәкбез һәм үзебезнең туган телебезне саклап калырга, яшь буынга җиткерергә тырышачакбыз”, диде Гүзәл Уразова.

Җырчылар Русия генә түгел, чит илләрдәге татарлар белән дә очрашып, аралашып торуларын әйттеләр. Киләчәктә алар Австралиягә барып, андагы татарларны клипларында күрсәтергә җыена.

XS
SM
MD
LG