Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар шурасы Херсон өлкәсендә торак салу мөмкинлеген тикшерде


Бөтендөнья кырымтатар конгрессының координация шурасы утырышы, 2016 елның 16 гыйнвары
Бөтендөнья кырымтатар конгрессының координация шурасы утырышы, 2016 елның 16 гыйнвары

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы шурасы утырышында 1944 елгы депортацияне геноцид дип тануны сорап мөрәҗәгатьләр җибәрү, торак, милли мәгариф һәм дини мәсьәләр турында карарлар кабул ителде.

Кырым белән административ чик буенда 16 гыйнвар узган утырышта кабул ителгән карарлар арасында 1944 елдагы депортацияне геноцид дип тануны сорап дөньядагы барлык илләрнең парламентларына мөрәҗәгатьләр юллау турындагысы да бар. Шура әгъзалары шулай ук Украинада Кырым мөфтияте төзү рөхсәтен сорап Кырымтатар мәҗлесенә мөрәҗәгать итте.

II Бөтендөнья кырымтатар конгрессы координация шурасы утырышында Украинадагы кырымтатарлар белән бергә Романия, Төркия, Германия, Канада һәм Литва татарлары катнашты. Очрашу вакытында кырымтатарларның яңа шартларда милли мәктәпләр, балалар бакчаларына ихтияҗның күләмен билгеләү, югары белем алырга теләүчеләргә стипендияләр белән ярдәм итү, шулай ук мәчет һәм мәдрәсә, Херсон өлкәсенә күчеп килгәннәргә торак белән ярдәм итү кебек мәсьәләләр каралды. Мәҗлес әгъзалары һәм аның җирле вәкилләреннән торган эшче төркем боларны киләсе утырышка кадәр ачыкларга тиеш.

Шураның чираттагы җыены 15-17 апрель Литва башкаласы Вильнюста узачак.

XS
SM
MD
LG