Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Екатеринбурда "Ислам дәүләте" оешмасының җиде сугышчысы тоткарланган


ФСБ белдерүенчә, тоткарланучылар Мәскәү, Петербур һәм Свердлау өлкәсендә терактлар әзерләгән.

Екатеринбурда ФСБ Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор оешмасына кергән дип саналган җиде кеше тоткарланган. Әлеге мәгълүматны федераль иминлек хезмәте җиткерде. Оешма белдерүенчә, алар Мәскәү, Петербур һәм Свердлау өлкәсендә террор гамәлләрен әзерләгән.

ФСБ мәгълүматына күрә, тентү барышында шартлаткыч әзерләү лабораториясе, кораллар, экстремистик әдәбият табылган.

Моннан тыш, төркем җитәкчесенең Төркиядән килүе әйтелә. Террор гамәлләреннән соң алар "Ислам дәүләте" оешмасы өчен сугышырга дип Сүриягә китәргә ниятләгән, ди ФСБ.

XS
SM
MD
LG