Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имам белән югалган кунак Русиядә мәчетләр төзүгә ярдәм иткән


Шәех Нәҗметдин (уртада) Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Икенче Казанлы авылы мәчетендә, 1994
Шәех Нәҗметдин (уртада) Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Икенче Казанлы авылы мәчетендә, 1994

Дүшәмбе кичен Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Буа якларында югалган шәех Нәҗметдин (62) – Гарәп Әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле.

Төмәннең Җәмигъ мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Буа якларында югалган шәех Нәҗметдин (кайбер мәгълүмат чараларында аны Наҗем дип тә атыйлар) Русиядә мәчетләр төзүгә зур ярдәм кулы сузган кешеләрнең берсе булган.

"Әле күптән түгел генә шәех Нәҗметдин Төмән якларында да булып киткән иде. Дөрес, аның хәйрия эшләре соңгы вакытларда алай зурдан түгел иде. Ул шулай Гарәп Әмирлекләреннән әледән-әле Русиягә килеп-китеп йөрде. Русиядә мәчетләргә халыкның әз йөрүенә дә, төзелеп бетә алмаган мәчетләр өчен дә бик борчылды", ди Галимҗан хәзрәт.

Галимҗан Бикмуллин
Галимҗан Бикмуллин

Аның сүзләренчә, 1954 елда Сүриядә туган шәех Нәҗметдин, бераз Төркиядә яшәп алгач Гарәп Әмирлекләренә китә. Анда хәрби хезмәттә була. Җәмәгате гарәп, өч бала үстергәннәр. Шәех Нәҗметдин бизнес белән шөгыльләнә. Русиядә хәйрия эшләрен ул "Изгелек йорты оешмасы" ("Dar-al-Ber Society") аша алып бара.

Беренче тапкыр шәех Нәҗметдин Русиягә 1991 елда килә. Галимҗан хәзрәт аның төрле төбәкләрдә, шул исәптән Екатеринбур, Төмән өлкәләрендә дә күпләгән мәчетләр төзергә ярдәм иткәнен искә төшерә.

Түбән Тәүде районының Икенче Казанлы авылы мәчете дә шәех Нәҗметдин ярдәме белән салына
Түбән Тәүде районының Икенче Казанлы авылы мәчете дә шәех Нәҗметдин ярдәме белән салына

Азатлыкка Мордовиянең Сарански мөфтие урынбасары Абдулмалик хәзрәт Асаинов та, Сөләйман хәзрәт белән бергә кунакның югалу хәбәре таралгач: "Ул хәйрия эшләре белән йөри. Аның ярдәме белән бездә дә берничә мәчет төзелде. Бик яхшы кеше", дип белдерде.

Галимҗан хәзрәт сүзләренчә, шәех Нәҗметдин Төмән өлкәсендәге 26 мәчетнең төзелешенә финанс ярдәм күрсәткән. Мәчет төзелешенә тотылган акчаларның 60-70 проценты аның ярдәме иде, ди хәзрәт.

Русия мөселманнарына шәех Нәҗметдин һәрвакыт ярдәм кулы суза торган була. 2008 елда Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары бергә Хаҗ сәфәренә Гарәп Әмирлекләре аша оча. Мөселманнар очкыч белән Дубайга килеп төшкәч, Мәккәгә автобусларда китә. Кайткан вакытта Ханты-Манси мөселманнары Дубайга 3-4 көнгә соңарып килә. "Менә шул вакытта калганнарны көтеп торганда туктар, куныр урыныбыз да юк иде. Шәех Нәҗметдин тырышлыгы белән торыр урынны да, ашау-эчүне дә бушка җайладылар. Безне кыйбатлы рестораннарда кунак иттеләр", ди Галимҗан хәзрәт.

Шәех Нәҗметдин (уртада) Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Икенче Казанлы авылы мәчетендә, 1994
Шәех Нәҗметдин (уртада) Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Икенче Казанлы авылы мәчетендә, 1994

Википедия язуынча, "Изгелек йорты" оешмасы Дубай шәһәрендә урнашкан. 1978 елда төзелгән бу оешма хәйрия белән шөгыльләнә. Соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә мәгариф, мәдәният, медицина һәм һуманитар програмнар өчен Гарәп Әмирлекләрендә һәм дөньяда 100 млн долларга якын акча тота. Дубай шәһәрендә исламны яңа кабул иткәннәр белән дә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрә, студентларны һәм китапханәләрне китаплар белән тәэмин итә, төрле күргәзмәләр оештыра.

Бу оешма, мисал өчен, 2014 елда гына Кызыл Ярымай халыкара оешмасы аша Газзә сызыгындагы халыкка 600 мең долларлык 21 һуманитар ярдәм кәрваны җибәрә.

"Изгелек йорты" оешмасының бүген Гарәп Әмирлекләрендә һәм дөньяда тормышка ашырыла торган 10 проекты бар. Шулар нигезендә Гарәп Әмирлекләрендәге Һаттада шәһәрендә мәчет, Судан һәм Вьетнамда хастаханәләр, Мисырда биш мәдрәсә, Һиндстанда ислам көллияте төзелә.

Атна азагында шәех Нәҗметдин Казанның Петровский бистәсе мәчете имамы Сөләйман Зарипов белән бергә Мордовиядә була. Алар икәү машина белән кире Татарстан башкаласына кайтканда Буа тирәләрендә юкка чыга, Зариповның машинасы буш килеш табыла. Аның туганнары Сөләйман хәзрәтнең дә, аның кунагының да кайда икәнен белми. Әлегә кадәр имамнар югалу Дагыстанда гына күзәтелә иде. Анда моның артында Русиянең иминлек көчләре (ФСБ) тора дигән фаразлар киң таралган.

XS
SM
MD
LG