Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөләйман Зариповны эзләү штабы оештырылды


Казанның Мәрҗәни мәчете
Казанның Мәрҗәни мәчете

Сөләйман Зариповны эзләү штабы Казанның Мәрҗәни мәчетендә оештырылган.

Казан шәһәре имамнары тарафыннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү штаб оештырылды. Әлеге штаб Казанның Мәрҗәни мәчетендә тәүлек буе эшли. Имамнар теләге белән Сөләйман хәзрәтнең гаиләсенә ярдәм итү һәм хәзрәтне эзләүдә чыккан чыгымнарны каплау өчен фонд та төзелде.

Шулай ук Зариповны эзләү өчен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Буа шәһәренә, Ульян, Мордовия өлкәләренә бару оештырыла. Барырга теләк белдерүчеләр Штабка мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта Мәрҗәни мәчете хәбәр итә.

7 февраль көнне Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек ватандашы югалды. Алар үзләренең “Toyota Corolla” машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга кайтырга чыккан булган.

Кайтканда Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына кергән. Машина Буа шәһәрендә табылган.

XS
SM
MD
LG