Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Җәләлетдинов: "Сөләйман хәзрәтнең исән-сау табылачагына өметләнәбез"


Мансур Җәләлетдинов: "Сөләйман хәзрәтнең исән-сау табылачагына өметләнәбез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:24 0:00

Мансур Җәләлетдинов: "Сөләйман хәзрәтнең исән-сау табылачагына өметләнәбез"

Казанның Мәрҗәни мәчетендә Сөләйман Зариповны эзләү штабы оештырылып, махсус фонд ачылган. Әлеге хәйрия вакыфы Сөләйман хәзрәтне эзләүчеләргә, гаиләсенә ярдәмгә тотылачак, аның исән-сау табылуын телибез, диде Азатлыкка Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Узган шимбә хәбәрсез югалган имам Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү штабы оештырылуын хәбәр иткән идек. Азатлык хәбәрчесе тәүлек буе эшләүче шушы штабның әйдәп баручысы, Сөләйман хәзрәтне 30 еллап белүче Казан мөхтәсибе, Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов белән очрашып сөйләште. Ул безгә югалган хәзрәтне эзләүгә бик күп кеше кушылуын, әмма әлегә аның кайда булуы турында бернинди мәгълүмат булмавын белдерде.

"Казан имамнары җыелышында махсус штаб корырга дигән фикергә килдек. Чөнки бик күпләр эзләү эшенә кереште, тик конкрет план юк: һәрбер төркем аерым-аерым бара да машина калган җирдән, мәчеттән сораша. Алар инде җавап бирә-бирә аптырап беттеләр. Штабны полиция, эзләү, тикшерү идарәләренә, туганнарына ярдәм өчен оештырдык. Тик бүгенгә яңа хәбәрләр юк, эзләүне дәвам иттерәбез", диде Мансур хәзрәт. Шунда ук Сөләйман хәзрәтне эзләүчеләргә, гаиләсенә ярдәмгә хәйрия вакыфы да булдырганнар.

"Безнең эзләүдә ярдәм итүче волонтерлар бар. Аларны ашатырга, бензинга акча кирәк, җыелган акчалар аларга һәм гаиләсенә ярдәм буларак тотылачак. Шул нияттән фонд барлыкка килде. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларына да белгерттек", ди Җәләлетдинов. Аның сүзләренчә, волонтерлар белән Буа районын аркылыга-буйга әйләнеп чыгалар, Чувашия белән Буа арасында эзлисе кала. Юрист һәм адвокатлар да яллаганнар, алар югалган хәзрәт булган урыннардагы кешеләр белән элемтәдә, юридик якларны тикшерәләр, эшләрен Мордовиядән башладылар, ди Мансур хәзрәт.

Штаб төзегән вакытта Сөйләмән хәзрәтнең кызы да катнаша. Ул барлык белгән нечкәлекләрне штабтагыларга сөйләп бирә. Аның белән, хәзрәтнең улы, кияүләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, дип белдерде Җәләлетдинов.

Үткән җомга намазында Казанның күпчелек мәчетләре, шул исәптән Мәрҗәнидә дә Сөләйман хәзрәт исәнлеге өчен дога кылган. Мансур хәзрәт сүзләренчә, халык аның исән булуына ышана. Хәтта мөселман булмаган, татар булмаганнар да Сөйләман хәзрәтне эзләргә чыккан.

"Мин шулай ук аның белән Бохарада бергә укыган хәзрәтләргә шалтыраттым. Алар да үз мәчетләрендә Сөләйман хәзрәтнең югалуы турында игълан биргәннәр.

Хәзрәтнең үзенә килгәндә, ул йомшак күңелле, беркайчан каты сүз әйтмәде. Ул ихластан чын имам вазифасын үтәде. Андый кеше яшәргә тиеш. Үтереп ташлаган булсалар, әллә кайчан табылыр, эзе калыр иде. Өметебезне өзмибез, исән-сау табылачагына ышанабыз", диде Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

XS
SM
MD
LG