Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Булат-батыр" фильмы күрсәтелә


"Булат-батыр" фильмы афишасы
"Булат-батыр" фильмы афишасы

14 февраль Казандагы "Угол" иҗат лабораториясендә узган гасырда төшерелгән "Булат-Батыр" исемле нәфис фильм күрсәтелә.

"Булат-батыр" – татар тарихына нигезләнгән беренче нәфис фильм буларак билгеле. Премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанның "Электра" кинотеатрында узган.

Фильмда 1770нче елларда Русиядә Пугачев күтәрелеше чорындагы вакыйгалар сурәтләнә. Кенәз Потемкин кулына эләгеп тәрбия алган һәм туган ягына фетнә бастырырга кайткан татар егете (Әсфән) баш күтәрүчеләрнең җитәкчесе үзенең атасы (Булат) икәнен белгәч аны азат итә, ахырда икесе дә фетнәчеләр ягына чыга.

Совкино һәм Таткино киностудияләренең беренче уртак эше буларак Казанда төшерелгән фильм Советлар берлегендә шактый зур танылу алган.

"Угол" иҗат лабораториясенең рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, материалны Татарстанның аудиовизуаль документлар архивы биргән.

XS
SM
MD
LG