Accessibility links

Чаллыда табибны үтерүдә гаепләнгән Мисбах Сәхәбетдинов эше мәхкәмәгә тапшырылган


Чаллыда табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнүче 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновның эше нигезендә тикшерү тәмамланган һәм мәхкәмәгә тапшырылган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2008 елның 8 июлендә Мисбах Сәхәбетдинов бармагы сынып Железнов эшләгән 4нче санлы шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Кабул итү вакытында травматолог Железнов аннан түбәтәен салырга сораган, чөнки санитар-гигена таләпләре нигезендә өске киемне салу таләп ителә. Әмма гаепләнүче табибның үтенечен үтәүдән баш таркан һәм медицина ярдәме күрсәтелми торып бүлмәдән чыкмаячагын әйткән. Шуңа да карамастан Сәхәбетдиновны бүлмәдән чыгарганнар.

Бу хәлгә рәнҗеп Мисбах бабай таянып йөри торган таяк рәвешендә утлы корал әзерли һәм уч алу максатыннан 2014 елның маенда тагын шул табибка килә. Ләкин ул вакытта корал төзек булмау сәбәпле, атмый.

Коралдагы җитешсезлекне төзәткәннән соң Сәхәбетдинов 2015 елның 11 декабрендә яңадан хастаханәгә килә һәм Железновны атып үтерә.

Мисбах бабай барлык бу гаепләүләрне таный, диелә Русия тикшерү комитеты хәбәрендә. Ул сак астында калачак. Эш Чаллының шәһәр мәхкәмәсенә тапшырылган.

XS
SM
MD
LG