Accessibility links

“Нурулла” мәчете мәхәлләсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыкты


"Нурулла" мәчете
"Нурулла" мәчете

13 апрель Казанда узачак Татарстан мөселманнары корылтаенда республика имамнары мөфти сайлаячак. “Нурулла” мәчете имамы әлеге чарада катнашмаячак.


Казандагы “Нурулла” мәчете мәхәлләсе үзенең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыгуын әйтте. Берничә көн элек “Азатлык” радиосы мәчетнең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллиннан бүгенге дини вазгыять, мөфти сайлау турындагы фикерләре белән кызыксынган иде, ул исә: “Минем анда катнашым юк, мин ул корылтайны танымыйм”, дип белдерде.

Галиулланың Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыгуы турындагы рәсми белдерүендә: “Русия Конституциясе, “вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” федераль кануны һәм 1998 елның 14 февралендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте низамнамәсе бозылу сәбәпле, Казанның “Нурулла” мәчете мәхәлләсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыга һәм корылтай эшендә катнашмый”, диелә.

Билгеле булганча, Габдулла хәзрәт Галиулла элегрәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумының карарларын үтәүне туктатуны үтенеп Русия баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллаган иде. Ул 13 мартта кабул ителгән карарлар нәзарәт низамнамәсен бозу булып тора дип әйтте. Аерым алганда шикаятьтә, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз үзенең урынбасары белән бергә нәзарәт идарәсен җыеп, кануни булмаган юл белән, үзләренең вәкаләтләрен арттырып, Татарстан мөфтиен сайлауда намзәтләр тәкъдим итү юлын билгеләде, диелде.

13 март көнне узган пленумда корылтайга өч рәсми намзәт сайланды. Бу Камил Бикчәнтәев, Габделхәмит Зиннәтулла һәм Илдус Фәиз. Чәршәмбе көнне үтәчәк корылтайда шуларның берсе мөфти булып сайланачак.
XS
SM
MD
LG