Accessibility links

Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы да аякка басар кебек


Моңа кадәр саф татар районы үги бала сыйфатында яшәп килде. Идел буе төбәкләрендә күп йөрергә туры килгәне бар, әмма үзенең бензин салу стансасы булмаган районнар очрамады. Иске Кулаткыдан башка. Бу район халкы бензин салырга күрше Радищев районына чаба иде. Бары тик малтабар Фәрит Санжапов, 1990-елда шәхси заправка стансасы ачып, Кулаткы халкын артык чыгымнардан коткарды. Баксаң, Санжаповның моннан алган кереме өчен түләгән салымы гына да районның мәдәният чыгымнарын капларга җиткән икән.

Гомумән, Кулаткы ягы җитештерү ширкатьләреннән дә мәхрүм ителгән иде. Хәтта Кулаткы суын суырып алып, шул ук район халкын су белән тәэмин итүче корылма да Кулаткы чигеннән чакрым ярым ераклыкта – Радищев районында төзелгән иде. Эшсезлектән интеккән Кулаткы халкы башка районнарга таралды, сибелде. 1990-елга кадәр сакланып калган 23 мең кешеле районда хәзер нибары 15 мең чамасы гына кеше яши. Шунлыктан бу районны бетерү турында да сүзләр ишетелгәләде.

Хәзер исә, шөкер, ди Кулаткы халкы, районның киләчәге өметле: биредә зур цемент заводы төзеләчәк. Районның Иске Атлаш авылында туып үскән, бүген Сарытауда яшәүче күренекле малтабар һәм меценат Эдуард Ганиев бу яктан зур тырышлык күрсәтә. Ул моңа кадәр дә мәктәпләргә, мәчетләргә, мәдәният учакларына даими ярдәм итеп килде. Шушы арада Рәсәй Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының цемент буенча агентлыгы җитәкчесе Николай Ольхов, район башлыгы Рәхимҗан Бекеров һәм малтабар Ганиев районның Яңа Кулаткы авылы янында зур цемент заводы төзү турындагы килешүгә кул куйдылар. “Кулаткыцемент” заводының проектын Новосибирски галим-проектчылары әзерләгәннәр.

Цемент җитештерүнең тирә-як мөхиткә зарарлы булуы – гомуммәгълүм. Ә бу очракта Алманиядә җитештерлүче заманча җиһазлар цемент чыгаруның зарарын калдырмаячак. Көненә 5әр мең тонна цемент җитештерерлек ширкать 2 елда төзелеп бетәр, дип өметләнәләр. Ә аны төрле якларга җибәрү өчен, моңа кадәр тимерьюлның ни икәнен дә белмәгән Кулаткы җиренә дә тимерьюл киләчәк. Бу турыда “Рәсәй тимер юллары” акционерлык җәмгыяте белән килешү төзелгән дә инде, дип белдерде Эдуард Ганиев. Ширкатьтә 1500 чамасы эш урыны булыр, диләр. Нигездә, шушы район халкы җәлеп ителер. Иске Кулаткының Механик-технологик техникумы җирле белгечләр әзерләү өчен аерым курс оештырмакчы. Сәләтле яшьләрне югары уку йортларына юнәлтергә җыеналар.

Иске Кулаткыдан Алманиягә кагылышлы тагын бер хәбәр килеп төште. Федераль казначылыкның Иске Кулаткы бүлекчәсендә Алманиянең финанс министрлыгы вәкилләре булып киткән. Максатлары – тәҗрибә өйрәнү һәм мәгълүмәти технологияләр белән танышу. Дөрес, “Нигә соң нәкъ кечкенә район тәҗрибәсе кызыксындырган кунакларны? Шул ук төзеләчәк заводка заманча технология җибәрү проекты алдыннан районның түләү сәләтен тикшерү максаты белән бәйле түгелме бу визит?” - кебек сораулар тууы да ихтимал.

Шөкер, мондый шиккә нигез юк икән. Алман кунакларын бирегә алып килү турындагы карарны Федераль казна җитәкчелеге кабул иткән. Кызыксындырган сораулар буенча, Иске Кулаткы казначылары чынлап та үрнәк, ди. Әйтик, кунаклар инженер-тәэминат системасы белән танышырга телиләр. Бу система хакимият һәм район бюджет оешмалары арасындагы мөнәсәбәтләрне үз эченә ала. Кулаткы казначылыгында куәтле сервер – эш стансасы базасы куелган. Бу исә мәгълүмәтне саклау, документларны әзерләү һәм эшкәртүне автоматик рәвештә башкару мөмкинлеге бирә. Аның өстәвенә хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыгы, бинаның заманча – Аурупа стандартлары нигезендә төзелгәне дә искә алынгандыр, диләр кулаткылылар.

Кунаклар шулай ук казна эшчәннәренең хокукларын яклау турындагы семинар-киңәшмәдә катнаштылар, мәдәният йорты, спорт залы, җирле музей белән таныштылар. Соңрак сәнгать осталары тәкъдим иткән милли җыр-моңнарыбызга югары бәя бирделәр. Аларга шулай ук милли ашларыбыз да бик ошаган.

Әлеге яңалыклар Совет чорында кыерсытылган, моңа кадәр дә әллә ни ачык чырай күрмәгән районның да киләчәгенә өметләр уята ала. Ә Совет чорында назланган, иркәләнгән Радищев районы зур кыенлыклар кичерә. Әйтик, ясалма уңай шартлар тудыру аркасында шул ук Кулаткы халкының байтагын суырып алган “Степное” совхозының җирләре ташландык чирәм хәлендә. Шул олуг хуҗалыкка кергән бер авылга хуҗа табылды. Шушы ук райондагы “Дворянская” исемле агрофирма хуҗасы Юныс Бирюков, халык белән сөйләшеп, ике як өчен дә отышлы шартлар белән җир пайларын үз карамагына алган. Халык канәгать. Юныс әфәнде исә “Бу җирләр буш ятмасын, халыкка да, районга да, өлкәгә дә файда булсын”, ди. Әмма аның ярдәмчесе агроном Рәсим Кормакаев әйтүенчә, берничә ел буш яткан җирне элекке хәленә кайтару өчен 2 – 3 ел вакыт кирәк булыр.

Район, өлкә файдасы, дигәннән… Моннан башка да өлкәбездә байтак җир буш ята. Уңдырышлык ягыннан ӨЛГЕ сыйфатында Лувр музеенда сакланучы җир!

Сәбәбе шул ук инде: бөек идеолог Сусловның эшчәннәрне талау, ялкауларны аздыру сәясәте. Тик шунысы бар: йөгәннәр бераз бушаса да, халыклар язмышларында тирән җәрәхәтләр калдырган шул ук сәясәттән арыну юллары ифрат та катлаулы…

Бер-ике кыска хәбәр.

Татар автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм “Бердәм Рәсәй” фиркасенең төбәк политсоветы сәркәтибе чуаш баласы Анатолий Еленькин сайлау алды кампаниясе вакытында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Бердәм тек бердәм – урысы да, татары да, чуашы да…

Ә менә Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке”сен “Татарстан – Яңа гасыр” каналы аша карау мөмкинлеге – татарга гына кагыладыр. Бу хәбәрне ишеткәч үк, “Туган тел” активистлары, таныш-белешләренә шалтыратып, күбрәк милләттәшләребезне бу әсәр белән таныштыру чараларын күрергә тырыштылар. Шулай ук “2х2 на Волге” каналы аша игълан бирүне сорап, анда татарча тапшыру алып баручы Рамилә Сафинага да мөрәҗәгать иттеләр. Шунлыктандыр да, байтак милләттәшләребез бу әсәр белән танышкан. Әйтик, шәһәрнең Зөя аръягы районында кабель аша ТЯГ каналын карый алмаучылар башка районнарда яшәүче таныш-белешләренә “кунакка” барганнар.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG