Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаулар


Тавыш бирү
Тавыш бирү

Бу атна сишәмбе көн Кушма Штатларда сайлау узды. Әйе, нәкъ сишәмбе, чөнки монда сайлау көне бары тик сишәмбе көнне уздырыла. Президент һәм Конгресс сайлаулары ноябрь аеның беренче дүшәмбесеннән соң сишәмбе көнгә билгеләнә. Башка төрле, әйтик, шәһәр, каунти ише җирле сайлауны да сишәмбе көнне уздыралар. Якшәмбе – ял көн, халыкның планнары булуы мөмкин, ял көнгә хаклары бар, ниндидер сайлау белән борчу ярамый. Шуңарга сайлау буласы сишәмбе көн халык алданрак эшкә кузгала, иртәнчәк өлгермәгәне эштән соң, кичен барып тавыш бирә. Мәктәп, китапханә яки чиркәү кебек җәмәгать урыннарында сайлау пунктлары өештырыла. Мәктәптә уку көне, әмма сайлау – укуга комачау түгел.

Тавыш бирүчеләргә “мин тавыш бирдем” ише стикер бирәләр. Бу сишәмбе кайда төртелмә, барсының күкрәгендә шул стикер ябыштырылган иде. Халык бик әүдем. Хәтта Facebook бу уңайдан “Мин тавыш бирдем” дигән махсус кнопка да куйган булып чыкты, дусларым арасында сайлауга барганнар бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итте. Монысы яңа гына ватандашлык алып, беренче тапкыр сайлауга барганнар арасында да, монда туып-үскән американнар арасында да популяр шөгыль булып чыкты.

Ә сез сайлауга кайчан барган идегез? Хәтерлисезме? Мин төгәл вакытын хәтерләмим дә. Путинны беренче тапкыр сайлаганда барган идем. Кем өчен тавыш биргәнемне сөйләп тормыйм, ул кеше барыбер үтмәде, хәзер сәясәттә гомумән күренми. Икенче юлы, Уфадан авылга ялларга кайтканда сайлау көненә эләктем. Пропискам авылда булгач, әни дә: “Минем өчен дә тавыш биреп кайт әле”, - дигәч, киттем авыл клубына. Анда билгеле, мине көтмиләр, списокта юкмын. Әмма озакка сузмый, мине дә исемлеккә кертеп, бюллетень тоттырдылар. Әни аграрийлар өчен тавыш бирергә кушып җибәргән иде, алар турысына акчарлар куеп, бюллетеньне әрҗәгә төшердем. Аннары үземнекенә ике өч урынга әлеге кошчыкны сурәтләп, әнинеке артыннан җибәрдем.

Минем шушы гомердә ике сайлау булды. Оят, билгеле. Хәзер оят бит, элек бик ис китми иде, барыбер берни үзгәртә алмыйбыз, дип кул селти идек. Бәлки барсы да барып, кирәк урынга кул куйса, тормыш башкачарак булыр иде. Кем белә.

XS
SM
MD
LG