киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Дирижер Фуат Мансуров вафат булды

12.06.2010
12 июньгә каршы төндә Мәскәүдә 82 яшендә танылган дирижер Фуат Мансуров вафат булды.

Русия, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты Фуат әфәнде Мансуров озак еллар буена Зур театрның дирижеры, Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры булып эшләде. Ул оркестр музыкантларын тәрбияләү эшендә гамәлгә яңа ысуллар кертте.

Фуат Шакир улы Мансуров Алма-Атада туган. Казакъстан дәүләт университетының физика-математика факультетын, Алма-Ата дәүләт консерваториясен, Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган.

1950нче елларда Казакъстанның төрле оркестрларында дирижерлык иткән. 1951-1971 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә укыткан, 1980 елдан Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, 1963 елдан Мәскәү дәүләт консерваториясе оркестрының баш дирижеры, 1966 елдан Зур дәүләт академия театры дирижеры.

1986 елдан Казан дәүләт консерваториясе профессоры, 1989 елдан Татарстан дәүләт симфония оркестрының баш дирижеры.

Фуат әфәнде берничә телдә иркен сөйләшкән күпкырлы шәхес, чын татар зыялысы иде. Альпинизм һәм тимераякта шууда спорт мастеры.

Фуат Мансуров белән хушлашу мөрәсиме 18 июнь җомга көнне Зур театрда үтәчәк.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
20.06.2010 23:50
Шулай инде, үз хатасы...Совет заманы бүләге шундый ул, тузгытырга җиңел, ә төзәтергә юк шул.. җегәрлек беткән гөмере практически бушка узган бит. Кирәкме татарга Опера һәм балет күренешләре, зур симфония музыкасы? Белмим, татарның үз мөстәкыйль дәүләте булса - ул кирәк булыр иде, ә болай, ят милләт дәүләте ңэчендә яшәгәндә нигә кирәк? Ул юлдан гына яздыра безнең татарны. Саубуллашканда Зур театрда иде мәете, Зилә Вәлиева чыгыш ясады, соңгыдан ббер-ике сүз белән вакыйгага бәя бирдек. Зилә ханымда уфтана, нишлисең бит, кызы марҗа булгач, ә ул каршы татар зиарәтенә күмәргә, ди. Әйе шул, әгәр хатыны татар булса мондый хәл чыкмас та иде, дим. Әйе шулай шул, ди министр ханым. Бәлкем үрнәк булыр киләседә, яшләр үз парларын сайлар үз милләттән?

кем: каракаш кайдан: илдән
18.06.2010 21:53
Гафу Мөхәммәт абзый! Марина_ Фуат абыйның үз хатасы!

Өйләнгән вакытта үзе дә миңа татар ни, марҗа ни дип өйләнгән инде!
Ярар сүзем дога булсын..

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
17.06.2010 20:06
Менә аяныч хәл, безнең диреҗер мәрхүм булды, ә күмәләр үзен урыслар арасында, христиан зиаратында. Бик җәл, Ф. Мансуровның кызы белән сөйләштем, Марина Фуатовна белән, ул тели христиан зыярәтендә күмәргә, күпме тырыштым үзен күндерергә мөселман каберснанында җирләү турында, якын да килми. Юк мин телим христиан зиаратында җирләүне, ди. Үзе сорый, миңа үпкәләмәгез имештер, мин тигез карыйм урыска-татарга ди, ә татар булып дөньяга килгән әтисен христиан зиаратында күмәргә теше-тырнагыв белән тырыша. Ул бит татар баласы, татар дөнясы өчен, халкы өчен генә кадерле шәхес дим, менә сез дә китәрсез, балаларыгыз да, ә халык ул мәңге яши, татарлар Ф. Мансуровны онытмаячак дим. Марина әйтә, аны бар халык белә, хөрмәт ит, ул 6 Энциклопедиягә кергә, аны онтмаячаклар ди. Менә бит, татарның абруйлы кешеләре үз халкы белән бергә ятмый, ә чит-ят халык арасында ята. Совет заманында генерал Чаныәшевны Мәскәүнең Ново-девичья зиаратында җирләделәр, менә Ф. Мансуровны Ваганькова зиаратында ңирлиләр. Нинди кызганыч. Ул бит инде хәзер гайлә кешесе түгел, тарихка күчте һәм ул татар халкына кагыла, аның кармагында булырга тиеш иде дә бит, юк кызы бар татар халкыннан көчле булып чыкты. Шушындый хәлләр бездәбер генә түгел, моңа игтабар итмичә калдырырга ярамый, шундый яман эшкә чик куярга вакыттыр инде.
җавап

кем: Иделле
18.06.2010 16:20
Мөхәммәт ага , Сез бик җитди мәсьәлә күтәрәсез . Безнең марҗа кияве , урыс килене булган бәгъзе милләттәшләребезне шушындый аяныч язмыш һәм соңгы юл көтә . Аның бит әле аһирәттә Аллаһ каршында җавабын да тотасы бар . Фуат агага килгәндә, аны Мәскәү консерваториенда бик яхшы педагог иде диләр. Шулай булгач, аның үзенә алмаш әзерләү турында кайгыртмавы бик гаҗәп. 80-не узгач бит инде яһүд дириҗерларына урын калдырмыйча үз татар шәкертеңә урыныңны бир дә куй . Менә шунда булыр милли мәдәният вә сәнгать турында кайгырту , шулар белән бергә туган халкыңның якты истәлеге дә .

кем: боргычы кайдан: биредэн
15.06.2010 00:39
DE MORTIUS AUT BENE , AUT NIHIL(latin) - улгэннэр турында йэ яхшысын гына сойлэ , йэ берни дэ эйтмэ . ; Мин икенчесен сайларга мэжбур , эмма Фуат аганын ахирэткэ кьучуе татар мэдэниятынын бугенге аяныч хэленэ дикъкать белэн карауны тэлэп итэ . Бу куркыныч вазгыять Татарстан мэдэният министрлыгы тырышлыгы белэн барлыкка килде . Милли мэдэниятыбызнын горурлыгы булган татар опера сэнгате буген юк , чонки татар опера труппасы таратылган . Татарстан дэулэт симфоник оркестры (э ул миллэтебезнен заманча булуын тасвирлый) сирэк-мирэк татар репертуарын уйнар очен Мэскэудэн яхуд дирижёрларын жэлеб итэ . Узебезнен бер дигэн татар дирижёрларыбыз эшсез утырганда (Ростэм Утэй, Ростэм Жэлэй, Ростэм Абязов, Ринат Салаватов, Рэшит Скуратов х. б.) оркестр белэн нишлэптер бертуктаусыз А. Сладковски чыгышлар ясый . Менэ хэзер Мансуров доньядан киткэч аны оркестр житэкчесе , баш дирижер итеп чакырырга жыеналар . Ул кешедэ татар музыка сэнгате кайгысы бармы ? Юк !!! Доньяда оркестрсыз дирижёрлар мыж , эзер оркестрга житэкчелек итэргэ кемдэ чабып килэ , шул исэптэн Сладковски да . Элбэттэ , ул Мэскэундэ ятачак , э оркестрыбыз экренлэп аска тэгэрэчэк , без мондый хэллэрне инде утыз ел кьузэтэбез , инде гыйбрэт алырга вакыт . Татар кино сэнгате турында да дистэлэрчэ еллар сойлэнэбез , ярыйсы гына татар режиссёрлары калкып чыкты , э татар филмнарын тешерер очен мэдэният министрлыгы Мэскэу режиссёрларын зур акчаларга чакыра . Мондый вазгыяттэ узебезнен сэнгатькярлэр ничек уссен ? Татар филмнарын татар режиссёрлары тешергэндэ , татар музыкасын татар музыкантлары башкарганда гына татар мэдэнияты усэ ала . Хэм бу Татарстан мэдэният министрлыгынын тьоп бурычы булырга тиеш .
җавап

кем: موللي кайдан: يورق
04.07.2010 21:30
"DE MORTIUS AUT BENE , AUT NIHIL" diygan' latin narsasen' mosolman keshesena' kullaniirga yariiy mikan'. Hitler turiinda da miinii kullaniirga mii.

кем: Азат кайдан: Мәскүдән
14.06.2010 13:09
Бөек музыкант арабыздан китте. 75 елны туганнар ,без татар егетләре ,студентлар ,аның белән очрашырга теләгебезне белдергәч, шатланып каршы алган иде безне.Нык сөенгән идек ,шундый олы,бөек музыкант ,вакыты бик кысык булсада,безнең белән сөйләшеп,аралашып күңелебездә якты истәлек калдырган иде.
Хуш Фуат абый,авыр туфрагың җиңел булсын,урының оҗмахта булсын.

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 11:29
Ojmaxka kersen.

кем: Оразайұлы кайдан: Алматыдан
13.06.2010 07:27
Ол татармен қоса қазаққа да жақын еді, иманды болсын.

кем: Гадел кайдан: Казан
13.06.2010 03:20
Фуат абыйның үлеме - татар халкы һәм мәдәнияте өчен зур югалту...
Урыны җәннәттә булсын, туфрагы җиңел булсын.

кем: ураллы
12.06.2010 22:13
Торки донъянын бер сагыу йондозо hунде.
Йэне йэннэттэ булhын!

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
12.06.2010 19:33
Фуат Мансуров татарнын ин талантлы, ин булдыклы улларынын берсе иде. Минэ аны куреп белергэ насыйп булмады. Шулай да аны гел белеп, куреп дигэндэй, анын очен, гомумэн халкыбыз очен горурлык кичереп яшэдем мин. Эгэр татар элегечэ кол хэлендэ булмаса, халкыбызнын талантлы кыз һәм уллары халкыбызны һәм илебезне бөтен дөньяда таныткан булырлар иде. Элеге чакта, Татарстаннын бу яклап момкинлеге чикле булганга, талантларыбыз җегәрлегенең зурысын башка халыкларга бирергә мәҗбүр...
Дөньяның олы җанлы кешесенең, Алла бәндәсенең авыр туфрагы җиңел булсын, җаны җәннәттә булсын.
җавап

кем: тархан кайдан: илдән
13.06.2010 18:16
Фуат турындагы сүзләреңне фәрештәләр дә ишетеп бөтен галәмгә җиткерә күрсеннәр.Афишаларда зур хәреф белән басылган "Фуат Мансуров"ны күргәч бөкре сыннар тураеп,бөгелгән башлар күтәрелеп,нур сүнә башлаган күзләребез ачылып, барасы юлларыбыз өстендә өмет йолдызын шәйләгән кебек була идек.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +