Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Тәһранда Әхмәдинеҗат белән очрашты, хезмәттәшлек итәргә килеште


Миңнеханов Тәһранда Иран президенты белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00

18 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иранга сәфәре кысаларында Тәһранда Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат белән очрашты. [tatarstan.ru видеосы]

Иран тирәсендә киеренкелек арта барган сурәттә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 17-18 декабрь көннәрендә Ислам республикасына барып, хезмәттәшлек итәргә килешеп кайтты.


Иранның бәхәсле атом програмы, илнең үзендә һәм дөньядагы соңгы вакыйгалар сәбәпле, Тәһран белән Көнбатыш арасындагы киеренкелек бу көннәрдә иң югары дәрәҗәсенә җитте. Русия матбугаты Израил һәм Кушма Штатларның якын арада Иранга хәтта һөҗүм башлау ихтималы турында кисәтә. "Независимая газета" язуына караганда, Русия хәрбиләре мондый тәрәккыяткә инде әзерләнә дә башлаган, бу мәсьәлә шушы атнада Русия президентының Брюссельгә сәфәре вакытында да күтәрелгән.

Татарстан президенты Иранга сәфәрен менә шундый вакыйгалар сурәтендә башкарды. Сәфәр алдыннан аның Твиттер хисабында бер кулланучы "Рөстәм әфәнде, анда хәзер куркыныч, бомба астына эләгүдән курыкмыйсызмы?" дип сораган. Миңнеханов кыска гына итеп: "Барысы да яхшы булыр", дип җавап биргән.

Татарлар Тәһранда

Татарстан президенты Иранда эш сәфәрендә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00
Миңнеханов белән Иранга Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстанның инвестиция үсеше идарәсе җитәкчесе Линар Якупов, Татнефтехиминвест-холдинг җитәкчесе Рафинат Яруллин, Татнефть җитәкчесе урынбасары Наил Маганов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров барган.

Татарстан вәкилләре Тәһранда Иран президенты идарәсе каршындагы Инновация һәм технологик хезмәттәшлек үзәге белән танышкан. Татарстанның да яңа технологияләрне үстерү белән шөгыльләнүен әйтеп, Миңнеханов ике тарафның инновация үзәкләре арасында туры элемтәләр булдырырга чакырган.

Татарстан президенты Иран белән конкрет проектлар башкарып, ике арадагы тарихи бәйләнешләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга, берүк вакытта мәдәният, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында онытмаска чакырган.

Сәер килешү

Килешүне имзалау
Килешүне имзалау
Рөстәм Миңнеханов һәм Иранның нефть министры Рөстәм Касими катнашында Иранның көньягындагы Загы нефть ятмаларын бергәләп эшкәртү турында меморандум имзаланган.

Татарстан ягыннан килешүне Татнефтехиминвест-холдинг җитәкчесе Рафинат Яруллин, Иран ягыннан Иран дәүләт нефть компаниясе башлыгы Али Галибани имзалаган.

Килешү имзаланган көнне кайбер мәгълүмат чаралары, Татнефть ширкәте Иран белән бер миллиард доллар күләмендә килешү имзалады, дигән хәбәр таратты. Бу турыда Иран мәгълүмат чаралары гына түгел, икътисад өлкәсен яктыртучы Bloomberg кебек абруйлы агентлыклар да хәбәр итте.

Әммә икенче көнгә әлеге хәбәр кире кагылды. Дүшәмбедә Татнефть ширкәте үзенең интернет сәхифәсендә Татнефть төркеме Иран белән бер килешү дә төземәде дигән рәсми аңлатма урнаштырды.

Загы ятмалары

Иранның Загы ятмаларында өч миллиард мичкә авыр нефте бар дип исәпләнә. Килешү имзаланган көнне Иран дәүләт телевидениесе нефть министрының, бу ятмалардан биш ел дәвамында көненә 55 мең мичкә нефть чыгарылачак, дигән сүзләрен китерде.

Өч ай эчендә тәгаен килешү имзаланырга тиеш. Ул килешү нигезендә Татнефть Ирандагы нефть чыгару корылмаларын төзиячәк, әмма аларга хуҗа булмаячак. Татнефтькә ул корылмаларның бәясе һәм алдан килешенгән керем түләнәчәк, диде Иранның нефть министры.

BBC мәгълүматына күрә, Татарстан вәкилләре шулай ук Иранның көньягындагы Бүшәр вилаятендә булып, Асалуя янындагы Көньяк Парс газ ятмасы, Борзуя һәм Арья Сасол нефть һәм газ сәнәгате корылмалары белән дә танышкан.

Әхмәдинеҗат белән очрашу

​Сәфәрнең ахырында Миңнехановны Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат кабул итте.

Әхмәдинеҗат Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне “туганлык бәйләнешләре” дип атады һәм ике арадагы хезмәттәшлекне арттырырга чакырды. Бу бәйләнешләренең ныгуы ике якка да файдалы булыр, аларны үстерүгә берни дә комачауламый, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үз нәүбәтендә Татарстанның Иран белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә теләген белдерде. Иран әзер булса, Татарстан аның белән нефть һәм газ тармагында гына түгел, фән, мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлекне арттырырга ниятли, диде Татарстан президенты.

XS
SM
MD
LG