Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда язучы Рөстәм Кутуй вафат


Татарстанда 74 яшендә язучы һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуй вафат булган.

Урыс телендә иҗат итүче Рөстәм Кутуй 1936-нчы елны дөньяга килә. 1960-нчы елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире була. 1964-нче елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр “Казан” журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән.

Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка язучыларның әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итә.

Татар-информ хәбәр итүенчә, Кутуй белән хушлашу 10 гыйнвар көнне сәгать 10-да Максим Горький музеенда башланачак. Аннары ул Казанның Арча зиратына күмеләчәк.
XS
SM
MD
LG