Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэрына коррупция очраклары турында язалар


Казан мэрының электрон адресына коррупция очраклары турында хатлар килә башлаган.

«Бу әлеге мәсьәлә халыкны борчуын күрсәтә», диде шәһәр мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе»дә.

Күптән түгел Казан шәһәренең рәсми сәхифәсендә «Казан коррупциягә каршы» дигән яңа бүлек барлыкка килде. Метшин сүзләренчә, коррупция белән көрәш даими булачак. Һәм аны бу өлкәдә Сингапур тәҗрибәсе кызыксындырган. Анда беренче чиратта төп игътибар коррупцияне булдырмый калуга бирелә.
XS
SM
MD
LG