Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров “Правое дело”ның таркалу сәбәпләрен президент һәм премьерга җиткерәчәк


“Правое дело” рәислегеннән алынган Михаил Прохоров фиркане таркатучы турында Русия президентына һәм премьер-министрга белдерергә җыена.

Бизнесмэн әлеге җәнҗал артында президент администрациясе башлыгы урынбасары Владимир Сурков тора дип белдерде.

“Илдә курчаклар белән идарә итүче бар. Ул күптән инде сәяси мохитны хосусыйлаштырды, ил җитәкчелегенә дөрес булмаган мәгълүмат җиткереп тора, киң күләм мәгълүмат чараларына басым ясый, кешеләрне алдап-йолдап үз ягына тарта. Аның исеме – Владислав Юрьевич Сурков”, диде Прохоров.

Прохоров “Правое дело” сафларыннан үз теләге белән чыгуын белдерде. Ул яңа иҗтимагый-сәяси хәрәкәт оештырырга җыена.


Бүген Мәскәүдә халыкара сәүдә үзәгендә фирканең альтернатив корылтае дәвам итте. Анда “Правое дело” рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп Андрей Дунаев билгеләнде.

Әлеге корылтайда катнашучылар 20 сентябрьдә Дәүләт думасына сайлауга намзәтләр исемлеген кабул итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG