Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров үзенең сайлауалды програмын тәкъдим итте


Михаил Прохоров
Михаил Прохоров
Русия президентына намзәтләрнең берсе - Михаил Прохоров 4 март көнне булачак сайлауда җиңүгә ирешсә, дәүләт башлыгы булып эшләү вакытын алты елдан дүрт елга калдырырга вәгъдә итә.

Бу хакта бизнесменның бүген игълан ителгән сайлауалды програмына язылган. Прохоров шулай ук кеше үз гомерендә сигез ел гына дәүләт башлыгы булып эшләргә тиеш, ди. Федерация шурасы әгъзаларын, губернаторларны, мэрларны һәм җирле үзидарә башлыкларын да турыдан-туры халык сайларга тиешлеген белдерә.

Прохоров вәгъдәләре арасында – дәүләт хезмәтендәгеләрнең өчтән берен кыскарту, референдумнар үткәрү тәртибен җиңеләйтү һәм федераль каналларны хосусыйлаштыру да бар.
XS
SM
MD
LG