Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Бохараев вафат булды


Равил Бохараев
Равил Бохараев
Тукай премиясе лауреаты, дөньякүләм билгеле шагыйрь, публицист Равил Бохараев Лондонда йөрәк авыруыннан вафат булды.

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда туган. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында фән кандидаты исемен алган.

Бохараев үзенең беренче әсәрен 1969 елда бастырып чыгарган. 1990 елдан бирле Лондонда яшәде.

2011 елның ноябрендә шагыйрь үзенең 60 яшьлек юбилеен зурлап Казанда билгеләде, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үзенең ике яңа китабын тәкъдим итте.

Аның җәсаде Казанга алып кайтып җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG