Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 елның Тукай бүләге ияләре билгеле булды


Бүген 26 апрельдә Тукай туган көнне опера һәм балет театры янында шагыйрьнең һәйкәле янында уза торган "Шигърият бәйрәмендә" бүләккә лаеклар киң җәмәгатьчелеккә игълан ителә.

"2013 елның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге биш кешегә бирелде, һәрберсенә дә акчалата бүләкне тулы күләмдә бирүне үтенеп президентка мөрәҗәгать язылды", дип хәбәр итте Азатлыкка мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова. Комиссия бу бүләккә биш кешене лаек дип тапкан.

Рәссам Ильяс Айдаров – 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова – “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” әсәре өчен.

Актриса Алсу Гайнуллина – Осетин драматургы Геор Хугаевның “Кара чикмән” әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәхнәләштергәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” әсәрен сәхнәләштергәндә Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен.

Рәссам Софья Кузьминых – Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен.

Композитор Шамил Тимербулатов – “Җиңүнең хатын-кыз йөзе” исемле бишенче симфония өчен.

Гадәттә бүләкләрне 30 август – Татарстан республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көндә Камал театры янында Татарстан президенты тапшыра.

Тукай бүләге ияләренең барсына да 300 меңәр сум акчалата бүләк каралган.

Быел Татарстанның иң югары дәүләт бүләгенә мәдәният, әдәбият һәм сәнгать әһелләре – барлыгы сигез кеше тәкъдим ителгән иде.
XS
SM
MD
LG