Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель әдәбият бүләге оккупациядәге язмышлар истәлеген саклаган язучыга бирелде


Быел әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә Франция язучысы Патрик Модиано лаек, дип табылды. Аның иҗаты узган гасырның 40нчы еллары һәм Икенче дөнья сугышы белән бәйле.

Бүләк Модианога "оккупация вакытындагы фаҗигале язмышлар истәлеген саклау осталыгы өчен" бирелә, диелгән Нобель комитеты карарында.

20дән артык роман язган авторга 69 яшь. Аның чыгышы белән Италиядән булган яһүд әтисе Бельгиядә актриса булган әнисе белән нацилар оккупациясе вакытында Парижда танышкан. Модиано Европада сугыш тәмамлангач туган.

2012 елда Патрик Модиано Европа әдәбиятының Австрия дәүләт бүләгенә лаек дип табылган иде.

Физика өлкәсендәге быелгы Нобель бүләген яктылыкны өйрәнгән өч япон галименә бирергә карар ителде. Химия өлкәсендә Нобель бүләген флуоресцент микроскоп уйлап чыгарган ике американ һәм алман галимнәре алды.

Җомга көнне Нобель комитеты Тынычлык бүләге иясенең исемен игълан итәчәк.

XS
SM
MD
LG