Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Райян" төркеме: Тентү, тоткарлаулар мөселманнарны берләштерде


"Райян" төркеме: Тентү, тоткарлаулар мөселманнарны берләштерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:22:19 0:00
йөкләү

"Райян" төркеме: Тентү, тоткарлаулар мөселманнарны берләштерде

Казанда дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң тоткарланган мөселманнар арасында "Райян" төркеме җырчысы Азат Адиев та булган. Атнакич көнне ул бу хакта Азатлык радиосына сөйләде. Азатлык сәхифәсе әңгәмәне турыдан-туры тапшырды. Бүген сезгә шул сөйләшүнең видеоязмасын тәкъдим итәбез.


Татарстанда 19 июль вакыйгаларыннан соң башланган тентү, тоткарлау җилләре дини җырлар башкаручы "Райян" төркемен дә читләтеп узмаган. Азат Адиев белдерүенчә, 21 июльдә Вәли Фазлыйәхмәтовның йортына тикшерүчеләр килгән һәм аны алып китеп ике тәүлек ябып тотканнар. Азатның үзенә хокук сакчылары 25 июльдә килгән, өеннән дини китапларны алып киткәннәр, шул исәптән гарәпчә язылган Коръән китапларын да.

Егетләр актив мөселманнар сафында торуларын таныса да, бу хәлләргә анык аңлатма таба алмый.

“Мөселманнар бердәм булырга тиеш. Әйе, без ислам диненә кешеләрне чакырдык, аның асылын аңлатырга тырыштык. Бәлки шуңа да безгә игътибар иткәннәрдер. Казанда дин әһелләренә һөҗүм ясау мөселманнар эше түгел, бу аларга бернинди файда бирми. Бу гамәл белән ислам динендәге кешеләрне куркытырга теләделәр. Иманы нык булмаганнарның күңелләре шомланды, ә без исә ныгыдык, сынауларга бирешмәскә өйрәнәбез. Бар әйбер Аллаһка бәйле, үлем дә, яшәү дә, без бары тик аннан гына куркабыз.

Кайбер татарлар ислам дине әби-бабайдан килгән дип уйлый. Тик ул Татарстанда уйлап табылмаган. Халыкка ислам турында дөрес аңлатма бирергә кирәк. Без концертларыбызда, аерым чыгышларыбызда бу эшне башкарабыз. Шулай ук Татарстанның диния нәзарәте үткәргән чараларда да катнашып килдек. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз безнең төркемгә исем кушылгач сәхнә артында дога да кылган иде әле. Минем беренче кызыма да исемне ул кушты. Гомумән, алар белән мөнәсәбәтләребез яхшы иде”, диде Азат Адиев.

Аның фикеренчә, тоткарланган мөселманнарга ярдәм итәргә кирәк, дин кардәшләрне тентү, кимсетү эшләрен халык белергә тиеш. Шул уңайдан ул 29 июльдә Казанның Камал театры каршында урам җыены булачагын әйтте. Әлеге чарага рөхсәт алынган дип тә өстәде.

XS
SM
MD
LG