сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:49

шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Андрей Гейм: Сколково – өметсез проект

2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге иясе Андрей Гейм Русиянең Сколково проекты белән кызыксынмавын белдерде.

Андрей Гейм (с) шәкерте Константин Новоселов белән Манчестер университетында
текст зурлыгы - +

Андрей Гейм Рус хәбәрләр хезмәтенә (РСН) биргән әңгәмәсендә, Русиянең мине Сколковога эшләргә чакыруы турында ишетергә дә теләмим, дип белдерде.
Англиядә алты айда эшләп булган эшкә Русиядә 10-20 ел кирәк.

“Сколково мине кызыксындырмый. Мин хәзер Русия ватандашы түгел, мин Һолландия ватандашы. Сез нәрсә, анда барыгыз да акылдан чаштыгызмы? Капчык тутырып алтын бирсәләр, йөгереп килер дип уйлыйсызмы?” диде Гейм.

Чыгышы белән Русиядән, хәзерге вакытта Британиянең Манчестер университетында эшләүче Андрей Гейм һәм аның шәкерте Константин Новоселов графен исемле матдә ясаган өчен сишәмбедә 2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләре дип аталды.

Русия рәсмиләре Сколково проектына зур өметләр баглый һәм аннан Русиянең Silicon үзәнлеген ясарга тели. Сколковоның халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Алексей Ситников Нобель бүләге ияләрен бу проектта катнашырга чакырган иде.

Андрей Гейм
Андрей Гейм 1958 елда Нальчикта туган. Мәктәпне тәмамлагач Мәскәү янындагы (Черноголовка) физика-техника институтына киткән. Сәләтле булуга карамастан, ике ел буена анда керә алмаган. Класс җитәкчесе моның сәбәбен Андрейның алман тамырлары белән бәйләп аңлата.

Институтны бетергәч, Андрей Көнбатыш, шул исәптән Манчестер университеты белән хезмәттәшлек итә башлый. Графенны Русиядә дә ясап булыр иде, - ди ул, - ләкин моның ихтималы – 1:1000.

Эксперимент ясау өчен җиһазлар кирәк. Англиягә килгәч шуны аңладым, анда алты ай эчендә эшләп булганны эшләр өчен Русиядә 10-20 ел кирәк. Калыргамы-юкмы дигән сорау үзеннән-үзе төшеп калды, ди Андрей.

Сколководан икенче Silicon үзәнлеге ясау ниятенә Андрей шикләнеп карый. Бу барып чыкмаячак, ди ул. Русия җитәкчеләре хәзер фәнгә зур акчалар вәгъдә итә. Ләкин, купшы шигарләр белән генә ерак китеп булмый. Коры урында яңа шәһәр күтәргәнче, инде булган институтларга, шул ук Черноголовкага акча бирсәләр, файдасы күбрәк булыр иде, ди галим.

Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурков Андрей Геймның Сколково проектыннан баш тартуында куркыныч күрмәвен әйтте. “Гейм баш тартты. Ярый, бу аның хокукы. Аның урынына Жорес Алферов һәм Роджер Корнберг (АКШ) ризалык бирде. Димәк, Сколково файдасына 2:1” диде ул.

Кремльнең “соры кардиналы” саналган Владислав Сурков бу сүзләрен Казаннан йөреп кайтканнан соң, атнакич Русиянең сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге утырышында әйтте. Берлекнең президенты Александр Шохин Euraz Group башлыгы Александр Абрамовның Гейм белән бергә укыганын искә алып, “менә бит, бизнеска китмәгән булса хәзер ул да миллионер булыр иде, ә болай ул гади миллиардер”, дип шаяртты.

Русиянең Сколково проектына Татарстан җитәкчеләре дә өметләр баглый. Күптән түгел Сингапурга барып кайткан Татарстанның (иң яшь) информатизация һәм элемтә министры Николай Никифоров Казан белән Яшел Үзән арасында IT-авыл төзү ниятен белдерде.

IT-авылы Сколковоның филиалы булыр дип фаразлана. Кайбер белгечләр исә бу проектның Татарстанга кирәклегенә шик белдерә. Татарстанда инде болай да 9 технопарк, 4 сәнәгать паркы, Химград, 6 венчур вакыфы бар, ди алар. Бу проектларга зур акчалар, инвеcтицияләр кирәк.

Ахырсы, өмет – Көнбатышка. 10 октябрьдә Русиягә Калифорния губернаторы Арнольд Шварценеггер килә. Американың Silicon үзәнлеге нәкъ менә Калифорниядә урнашкан. Сәфәрнең максаты – Русия ширкәтләренә, шул исәптән Сколково проектына инвестицияләр кертү мөмкинлеген тикшерү.

Шушы сәфәр кысаларында Шварценеггер Казанга да киләчәк дип көтелгән иде (узган ел Казанга килгән Һиллари Клинтон кебек). Соңгы минутта “Терминатор” әфәнде бу ниятенән баш тарткан. Сәбәпләре китерелми.

Алай да Татарстанның инвестиция-венчур фонды башлыгы Айнур Айделдинов сүзләренчә, американ эшкуарлары, Шварценеггерсыз булса да, Казанга барыбер килеп, Татарстандагы инновация проектларында катнашу мөмкинлеген тикшерәчәк.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.10.2010 17:59
Фэн хэм технологияларнын Русияда жимеш бируе момкин тугел. Эш бит андагы галимлэрдэ тугел, э андагы талантлы кешелэр очен кыргый, вэхши жэмгыять булуында. Галимлэр очен ин мохиме иреклек, аны шэхси яктан кыса торган хава булмавы. Ну, бу Сурков юлэр яки икейозле тугелме, имеш, менэ Алферов эшлэргэ риза дип лэчтит сата? Алферовка инде 80. Шунысы да кон кебек ачык, эгэр 100 галимне шул ирексез илнен авылына китереп тыгасын икэн, ул алар сина ачышлар ясар дигэн гарантия хич тэ юк. Аларга мораль климат та бит бик мохим. Э илдэге гыйлми инфраструктураны юклыгы турында язып та торасы килми. Кайберлэр, менэ, имеш, Кытайда фэн алга китэ дип бэхэслэшэлэр. Юк, китми анда фэн алга. Кичэ Нью-Йорк таймс гезите язуы буенча, доньянын билгеле журналларына Кытайдан килгэн мэкэлэлэрнен 70% тан артыгы ялган яки плагиат! Кытай хэзер АКШ компнаниялары куйган фабрикаларда алар очен товарлар житештерэ. Аларнын шул технологияларын урлый, эммэ аларны узарлык яна технологиялар уйлап табып, аларны эшкэ жибэрэ алмый.
Русия шул Петрик кебек шарлатаннарга яхшы ил. Э инде, син чын галимсен икэн, узеннен хыялларынны тик Конбатышта гына тормышка ашыра аласын икэне кон кебек ачык. Гомер, бит, галимгэ дэ бер генэ мэртэбэ бирелэ.