Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкортлар йөз ел элек төсле фотоларда

Бер гасыр элек татарлар һәм башкортлар тормышын, яшәгән урыннарын сурәтләүче бу фотоларны шул чорда яшәүчеләр үк төсле итеп күрә алган. Русия патшасы фотографы дәрәҗәсендә төрле елларда империянең төрле өлешләренә сәфәр кылган күренекле фотограф Сергей Прокудин-Горский (1863-1944) 1910 елда хәзерге Башкортстан, Чиләбе һәм Төмән якларында да була һәм андагы кешеләрне, шәһәр-авылларны, табигать манзараларын фотога төшереп алып кайтып патшага төсле сурәтләдә күрсәтә.

Прокудин-Горский төсле фотолар төшерү өчен үзенчәлекле ысул уйлап чыгарган. Химия белгече Прокудин-Горский аклы-каралы фото-пластиналарны үз ысулы белән үзгәрткән һәм махсус ясалган фотоаппаратта шундый үзгәртелгән өч аерым фото-пластинага бер үк сурәтне кыска вакыт эчендә аерым-аерым итеп өч төрле төстәге (зәңгәр, яшел, кызыл) фильтрлар аша өч мәртәбә төшергән. Шуннан соң ул сурәт бер экранга өч фото-пластинадан өч проектор аша күрсәтелгән һәм шулай итеп йөз ел элек үк кайберәүләргә төсле фото могҗизасын күрү бәхете насыйп булган. Кайбер фотолар төсле генә түгел, хәтта 3D форматында диярлек күрсәтелгән.

АКШның Конгресс китапханәсе 1948 елда Прокудин-Горскийның барлык пыяла негативлары тупланмасын (2000-ләп данә) сатып ала һәм соңрак аларның 300-ләбен реставрацияли. Прокудин-Горский фотоларының тулы тупланмасын АКШ Конгресс китапханәсе сәхифәсендә карап була.

дәвам

XS
SM
MD
LG