Accessibility links

Президентлы Корбан гаете

15 октябрьдә Казанда "Ярдәм" мәчетендә үткән Корбан гаетендә татарга билгеле шәхесләр белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин кебек югары җитәкчеләр дә катнашты. Шул рәвешле быел гына ачылган, күрмәүчеләр өчен тернәкләнү үзәге дә булган гыйбадәт йорты киң җәмәгатьчелеккә таныла башлады. Гает намазын "Ярдәм"нең имамы Илдар Баязитов алып барды. Коръән сүрәләрен Раил хәзрәт Әхмәтов укыды.

дәвам

XS
SM
MD
LG