Германия Косово бәйсезлеген таныды

Берлин - Германия хөкүмәте утырышында Косовоның бәйсезлеген тану турында карар кабул ителгән. Косовоны тануын инде Франция белдергән иде. Белград Косовоны таныган илләрдән илчеләрен чакыртып алды.