Әрмәнстанда оппозиция урам җыеннарын дәвам итә

Ереван - Оппозиция бүген дә президент сайлавы нәтиҗәләренә каршылык белдереп урам җыеннарын дәвам итәргә җыена. Чәршәмбе көнне Үзәк сайлау комиссиясе җиңүче итеп премьер-министр Серж Саркисянны игълан иткәннән соң, оппозицияне якларга урамнарга меңләгән кеше чыкты.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре гөмүмән алганда сайлау барышын гадел һәм ирекле, дип бәяләде, әмма тавыш бирү эшен камилләштерергә чакырды.