Словениядә Европа Берлеге министрлары очраша

Брдо - Словениянең бу шәһәрендә бүген Европа Берлегенең саклану министрлары җыелды. Очрашуның төп темасы - Косово. Төбәктә иминлекне саклар өчен Косовога инде 16 меңлек НАТО җитәкчелегендәге гаскәр җибәрелде. Европа Берлеге полициягә ярдәмгә тагын 2 меңлек хәрби көч вәгъдә итте. Ике көнлек очрашуның көнтәртибендә шулай ук Европа Берлеге гаскәрләрен Чад һәм Үзәк Африка Республикасына җибәрү мәсәләсе дә тора. Анда алар Суданнан Дарфур качакларына ярдәм итер өчен бара.