Башкортстан һәм Оренбурда кар астында балалар үлде

Уфа - Башкорстанның Күгәрчен районында кар ишелеп бер бала һәлак булды. Бу хакта республиканың гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.

Оренбур өлкәсенең Рамазан авылында кар өеме астында калып 12 һәм 14 яшьлек ике ир бала үлгән.