Гыйракта солых мөддәте озайтылды

Багдад - Гыйрактагы гыйсьянчыларның Мәһди гаскәрләре атышларны туктату килешүен тагын 6 айга озайтты. Бу хакта гаскәр башлыгы шыгый юлбашчы Моктада әс-Садр белдерде, аның белдерүе Гыйракның көньягы һәм үзәк төбәкләрендә бүген җомга вәгазләреннән соң халыкка таратылды. Бу адымны Гыйрак хөкүмәте һәм АКШ хәрби көчләре яклап чыкты.