Раул Кастро Кубада хакимиятне үз кулына алды

Кубаның яңа президенты итеп Раул Кастро билгеләнде. Дәүләт Шурасы Раулның ярты гасыр диярлек хакимияттә булган абыйсы Фиделның хакимиятен туктатты. Фидел Кастро сәламәтлеге начар булу сәбәпле узган атнада хакимияттән китүен игълан иткән иде.
Яңа президент буларак беренче чыгышында Раул Кастро абыйсы Фиделны алмаштыргысыз дип атады һәм мөһим дәүләт карарлары чыгарганда аның белән киңәшләшәчәген белдерде.
Куба Дәүләт Шурасында тавыш бирү вакытында АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Кубаны тыныч, демократик үзгәрешләргә чакырды.